16+

Кан басымын күтәрдегез бит, туганнар

Беркөнне иртән 8 нче яртыда телефоным шалтырый. Трубканы алсам, таныш булмаган ягымлы гына хатын-кыз тавышы. Исәнләшүгә, әллә кайчангы танышлар сыман хәлләремне дә сораша башлады. «Кем соң әле бу?» - дигәнемә дә җавап бирмичә, үзенең сорауларын яудыра гына бит. Мин шунда ук авырып торуымны да әйтеп салдым. Аннары туган көн белән...

Кан басымын күтәрдегез бит, туганнар

Беркөнне иртән 8 нче яртыда телефоным шалтырый. Трубканы алсам, таныш булмаган ягымлы гына хатын-кыз тавышы. Исәнләшүгә, әллә кайчангы танышлар сыман хәлләремне дә сораша башлады. «Кем соң әле бу?» - дигәнемә дә җавап бирмичә, үзенең сорауларын яудыра гына бит. Мин шунда ук авырып торуымны да әйтеп салдым. Аннары туган көн белән...

Беркөнне иртән 8 нче яртыда телефоным шалтырый. Трубканы алсам, таныш булмаган ягымлы гына хатын-кыз тавышы. Исәнләшүгә, әллә кайчангы танышлар сыман хәлләремне дә сораша башлады. «Кем соң әле бу?» - дигәнемә дә җавап бирмичә, үзенең сорауларын яудыра гына бит. Мин шунда ук авырып торуымны да әйтеп салдым. Аннары туган көн белән котлаганына бөтенләй аптырап калдым. Минем туган көн паспортта башкача язылган бит, бүгенгесен туганнар гына белә югыйсә. Шактый гына шулай юк-бар сөйләшүдән соң, әлеге ханым: «Без - сезнең белән хезмәттәшләр. Сез - «Күңел» радиосында турыдан-туры элемтәдә», -дип таныштырмасынмы! «Сезне Алабугада яшәүче туганнарыгыз котлый», - ди бу. Шул чакта аптырап калдым, каушаудан, алып баручының туганнар җибәргән котлавын җиткерүен дә ишетмәдем. Үземнең андый тәбрикләүләргә исем китмәсә дә, рәхмәт әйтеп, саубуллашырга туры килде.
Соңыннан ничек борчылуларымны аңлатып тормыйм. Гомер булмаганны, кан басымым 130га хәтле күтәрелгән иде. Юк, шатлыктан түгел, әнә шулай эфирда уңайсыз хәлдә калуым өчен. Берничә минуттан бер-бер артлы Түбән Камада яшәүче туганнар хәлемне белешеп шалтырата башладылар. Беренче сүзләре үк: «Авырып киттеңмени?». Болар да шул сөйләшүне ишеткәннәр икән. Мин, үз хәлемне әйткәч: «Борчылма, аның каравы, бездә халык яратып тыңлый ул радионы», - дигән булып юаттылар.
Эфирда мондый мәгънәсез сөйләшүләр кемгә кызык икән соң? Шалтыратучыга башта ук кем икәнеңне әйтеп таныштырырга була югыйсә. Үзең алдан шалтыратсаң, бер хәл. Анда әйтәсе сүзеңне алдан уйлабрак сөйлисең, ичмаса. Моннан соң белер-белмәс кеше белән телефоннан сөйләшмәскә дә зур сабак булды бу. Соңыннан үзем дә: «Кан басымын күтәрдегез бит, туганнар», - дип, Алабуга якларына шалтыратып алдым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading