16+

Карагыз, кемнәр килде?!

Язын бар җиһан, хәтта тормыш та яңара, диләр. Ә менә безнең «Шәһри Казан» көз җиткәч яшәрә. Сентябрьгә ияреп, редакциябезгә иҗади практика узарга беренче курс студентлары да килеп җитә. Алар белән бергә, без дә үзгәрәбез, тыныч кына агып барган тормышыбызга якты төсләр өстәлә. Төркем булып килеп кереп, бөтен редакцияне аякка бастырганнары...

Карагыз, кемнәр килде?!

Язын бар җиһан, хәтта тормыш та яңара, диләр. Ә менә безнең «Шәһри Казан» көз җиткәч яшәрә. Сентябрьгә ияреп, редакциябезгә иҗади практика узарга беренче курс студентлары да килеп җитә. Алар белән бергә, без дә үзгәрәбез, тыныч кына агып барган тормышыбызга якты төсләр өстәлә. Төркем булып килеп кереп, бөтен редакцияне аякка бастырганнары...

Быел ике кыз иҗади мәктәпне бездә үтәргә теләк белдерде. Илүзә Сәлимова - Чаллыдан. ШТКның нәрсә икәнен ишетеп кенә түгел, эчендә кайнаган кеше буларак, һәрьяклап белә. «Алтын каләм» мәктәбен үткән кызның беренче язмалары газетабыз битләрендә күренә дә башлады инде. Мөслим районының Мөслим авылы кызы Алинә Хәйдәрованың журналистика белән кызыксынуы бер ел чамасы элек кенә ачылган. Ул рәсем ясарга ярата, киләчәктә радиода эшләү турында хыяллана. «Журналист тормышыннан кызыклы вакыйгалар һәм яңа танышулар көтәбез», - ди кызлар.
Ә без Илүзә белән Алинәдән яхшы язмалар көтәбез. Укучыларыбыз да шул ук фикердәдер. Таныштыруны озакка сузмыйча, сүзне беренчеләрнең үзләренә бирәбез.

«Шартлау» көтәм
«Шаяннар-тапкырлар клубы җыелды!» Бу сөрәнне ишеткәч, ШТК яшьләр оешмасы бергә тупланганын аңлыйсың. Яңа уку елына кердек. Димәк, тиздән өр-яңа, кабатланмас дүртенче сезон башлана. Зур сәхнәгә төрледән-төрле, бер-берсенә охшамаган командалар чыгачак. Аларның саны ел саен арта бара. Үткән сезоннарда сәхнәдә Саба һәм Чаллы укучылары командаларын күрдек. Алар тәҗрибә уртаклашалар, ел буена җитәр- лек энергия һәм яхшы кәеф туплыйлар.
Бу сезоннан нәрсә көтәргә? Әлеге сорауга җавапны кураторлардан сорадык.
Айгөл Әхмәдиева:
«Тамашачылар уеннан байтак эмоция алыр, уенчылар максатларына ирешер һәм остазлар табар, ә Татарстанга яңа ШТК сулышы өрелер, дип өметләнәм. Рөстәм абый Гатауллин башлаган эшнең кайтавазы дәвамын тапты. Безнең алан - зур тормышка юл башы. Ышанып әйтә алам: адымнарыбыз ныгый бара. Бу сезон көтелмәгән чаралар, сагындырган образлар, төрле кызыклы вакыйгалар белән шаккатырыр дип уйлыйбыз».
Ленар Хамматов:
«Мин, үз чиратымда, инде булган командаларның тагын да зуррак үрләр яулавын, ә яңа төркемнәрнең, шушы дулкынга кереп китеп, әлеге «таба»да бергә кызып, безне гаҗәпләндерүләрен көтеп калам».
Батыр Харисов:
«Һәр яңа сезон җанатарларга да, уенчыларга да кабатланмас хисләр, кызыклы танышулар, мавыктыргыч минутлар бүләк итә иде. Быел да бер дә ким булмас дип өметләнәм. Көлке мәсьәләсенә килгәндә, быелгы ШТК да үзенчәлекле юмор белән аерылып торачак».
«Чаллы Стайл» командасының элеккеге уенчысы буларак, үземнең дә ШТК уенчыларына әйтер сүзем бар. Һәр чарага бик җитди карау һәм яхшылап әзерләнү зарур. Сәхнәдә чыгыш ясаганда, бөтен көчеңне җыеп, залны «шартлатырга» тырышырга кирәк. Шуңа ирешкәч кенә, үтелгән адымнарыңның юкка булмаганлыгын аңлыйсың.
Мин дә әлеге сезоннан сыйфатлы юмор, кабатланмас ачышлар, күңелле чаралар һәм яңа уенчылар көтәм. ШТК белән җенләнгәннәргә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык уеннар телим.
Илүзә СӘЛИМОВА

«Гарри Поттер»ны татарча укыйсым килә
Кызганыч, татар теле әкренләп юкка чыга бара. Татар яшьләре дә үзара рус телендә аралаша. Мин андыйларны бөтенләй аңлый алмыйм. Хәзер бу бертөрле модага кереп китте инде. Хәер, төп сүзем бу турыда түгел.
Бүген мине борчуга салган мәсьәләләрнең берсе - татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрнең дәрәҗәсе түбән булу. Күпләр минем белән килешер дип уйлыйм. Кечкенә вакытта бертуган Гриммнарның «Кызыл калфак», Х.К.Андерсенның «Патшаның яңа киеме», А.С.Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен үзебезнең татар телендә бик яратып укыдык. Мин, мәсәлән, хәзер бик теләп «Гарри Поттер»ны туган телемдә укыр идем. Балаларга күптән түгел Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән татарча мультфильмнар карау мөмкинлеге тудырылды. Күп кенә совет мультикларын да татарчага тәрҗемә иттеләр. Кызыксынып, берничәсенә мин дә күз салдым. Араларында бик кызык һәм мавыктыргычлары бар. Татар теленә мәхәббәт уятучы мондый яхшы хезмәтләр күбрәк булсын иде ул. Бала кечкенәдән үк татар теле өчен горурлык хисе тоеп үсәргә тиеш бит.
Күп кенә социаль челтәрләрнең һәм фильмнарның татар телендәге вариантларын булдыру моның иң яхшы ысулыдыр, мөгаен. Татар баласына гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм башка милләт кешесе белән аралашу күпкә җиңелрәк булачак, яшәешебез, көнкүрешебез дәрәҗәсе һичшиксез үсүгә таба барачак дигән сүз бит бу.
Алинә ХӘЙДӘРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading