16+

Картаямыни соң йөрәк?!

Мин - шактый өлкән кеше. 41 ел стаж белән лаеклы ялга чыкканнан соң, кабат эшкә кереп, 15 ел хезмәт иттем. Быелның гыйнвар ахырында, бинабызны сатканнан соң, эшсез калдым. Нишләргә? Оныклар үскән, өйдә утырасы килми.

Мин - шактый өлкән кеше. 41 ел стаж белән лаеклы ялга чыкканнан соң, кабат эшкә кереп, 15 ел хезмәт иттем. Быелның гыйнвар ахырында, бинабызны сатканнан соң, эшсез калдым. Нишләргә? Оныклар үскән, өйдә утырасы килми.

Шул вакытта, рәхмәт яугыры, хезмәттәшем Әлфия мине бер клубка чакырды. «Картаямыни соң йөрәк» клубының исеме җисеменә бик туры килә икән. Анда йөрүчеләр - 60-90 яшьлек кешеләр, дөрестән дә, картая белмәүчеләр, картаерга теләмәүчеләр. Клубны бик тә ягымлы, тәмле телле Зөләйха ханым оештырган. Зөләйха ханымның фикердәшләре, булышчылары да нәкъ үзе кебек, клубның эше күренсен дип янып-көеп йөрүчеләр. Моңа иң матур мисал - Сания ханым. Гел елмаеп йөрүче бу ханымны клубның тоткасы дияргә дә була. Тормыш иптәше Рәшит әфәнде белән бергәләшеп, клуб өчен бик күп эшли алар. Сания ханым һәр концертның программасын төзүче, алып баручысы, режиссеры. Әле матур итеп шигырьләр дә укый. Әлеге клубта барысы да бии, җырлый, уйный, сөйли. Бу үзешчәннәр төрле җирләрдә концертлар куялар, конкурсларда, «Балкыш» фестивалендә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, лауреат исемнәре алалар. Концертлар турында сүз чыккач, баянчылар турында сүз әйтмичә һич мөмкин түгел. Рәис әфәнде, Фәүзия ханымнар авыр баяннарын күтәреп киләләр, армый-талмый, сәгатьләр буе моң дәрьясына чумдыралар. Ә Мингали әфәнденең тальян авазларын без көне буе тыңларга әзербез. Бер үзе бер концерт куя алырлык «коеп» куйган артистыбыз да бар безнең. Ул - Фәрит әфәнде. Баянда уйный, җырлый, Тукаебызның шигырьләрен аеруча матур укый, бии.
Алланың рәхмәте, шушы ханымнар тырышлыгы белән, 6-13 май көннәрендә Волгоградка барып кайттык бит әле. Андагы тәэсирләрне монда гына язып бетерерлек түгел!
Арабызда мәчет-мәдрәсәләрдә укучылар, биш вакыт намазын калдырмаучылар шактый. Рамазан айлары узгач, Соль-Илецкига барырга да вәгъдә бирде җитәкчебез. Шулай итеп, тәнебезне дә сихәтләндерербез, боерган булса.
Күңел төшенкелегенә бер бирелсәң, аннан чыгуы бик авыр. «Картаямыни соң йөрәк»не оештыручылар шуны аңлап, безнең кебекләр өчен менә шундый изге эш башкаралар. Тормыштан ямь табып, балаларның, оныкларның уңышларына куанып, яшәргә өйрәник, үзебезгә шөгыль табыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading