16+

Кайда тормоз, кайда газ – барысына син белеп бас!

Дөресен генә әйткәндә, машина йөртергә өйрәнү уемда да юк иде. Бервакыт кырда руль артына утырып караганнан соң, автомобильле леди буласы килү теләге җилгә очкан иде инде. Тик әти сүзенә каршы килә алмыйм: укыйсың булгач, укыйсың!

Кайда тормоз, кайда газ – барысына син белеп бас!

Дөресен генә әйткәндә, машина йөртергә өйрәнү уемда да юк иде. Бервакыт кырда руль артына утырып караганнан соң, автомобильле леди буласы килү теләге җилгә очкан иде инде. Тик әти сүзенә каршы килә алмыйм: укыйсың булгач, укыйсың!

Дәресләр, гадәттәгечә, ике өлештән торды: теориядә үзләштергән белемнәреңне практикада сыныйсың. Дәресләрдә өйрәнгән кагыйдәләрне гомердә дә онытылмаслык итеп яттан да өйрәнеп була. Тик машинага беренче тапкыр утырганда Америка ачкан кебек буласың инде, билләһи. Фараларны ничек кабызасы, биш төрле тизлеккә ничек саласы һ.б. Боларны, әлбәттә, беренче тапкырдан гына ятлап бетереп булмый. Бу бит сиңа тапкырлау таблицасы түгел! Монда практика һәм тагын бер кат практика таләп ителә. Әле бит аңа кадәр машинаны урыныннан да кузгата белергә кирәк. Анысы да сиңа кирәктә бер дә кузгалам дип тормый, ичмасам! Менә-менә кабынам дигәндә генә, кире кәҗә бәтие кебек, тота да сүнә. Ничек ачуың чыкмасын инде моңа! Тешне кысып түзә торгач, сабырлыкның «с» хәрефе дә калмый башлый. Эх, тыңласа иде ул сине машина!
Юлларым урау-урау, юлларда төрле сынау... Шуның беренчесе - юл билгеләре. Әле монысы, тизлегеңне кимет, ди, әле тегесе юлның төп юл булмавын искәртә. Башың гына чыдасын, мин сиңа әйтим! Трассада барганда рәхәт лә ул. Барасың да барасың, тизлекне күчерү турында да уйламыйсың, кайда тормоз, кайда газ, дип тә баш катырырга кирәкми. Тик менә торак пунктка кергәч, кызык хәлләр башлана инде. Монда әкәм-төкәм кебек әкрен бара торган машиналар да, гепард тизлеге белән оча торганнары да очрый.
Өйрәнгәндә төрле хәлләр була инде. Юл билгесен күрмичә, «чаж» итеп узып китүләр, җәяүлегә юл бирмәүләр дә. Шуңа беренче вакытларда арттан бара торган машиналар «кем икәнлегемне» белсен өчен, арткы тәрәзәгә сары буяуга кара белән сугылган өндәү билгесе куеп йөрдем. Туганым, үзенең аягы өч педальнең берсенә дә җитмәсә дә, миннән «чәйнек» дип көлә иде. Ничава, ничава, чәйнектән үсеп, самавыр да булырбыз әле, Алла боерса! Тәҗрибә йөртә-йөртә килә, беркем дә машина йөртүче булып тумаган!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading