16+

Казан авазы

Казан. Таксида барам, таксистка 50 яшьләр тирәсе. Сөйләшергә ярата торган булып чыкты. - Шул таксида эшлим инде. Тагын кая барасың? Төзелештә - авыр, охранда акчасы аз. Монда, ичмасам, көннекен-көнгә акчасын биреп баралар. Әле машина үземнеке түгел, бер хатыннан арендага алдым. Аны түлисе, бензин, диспетчерга түлисе. Барыбер бераз кала. Хатын җитә,...

Казан. Таксида барам, таксистка 50 яшьләр тирәсе. Сөйләшергә ярата торган булып чыкты.
- Шул таксида эшлим инде. Тагын кая барасың? Төзелештә - авыр, охранда акчасы аз. Монда, ичмасам, көннекен-көнгә акчасын биреп баралар. Әле машина үземнеке түгел, бер хатыннан арендага алдым. Аны түлисе, бензин, диспетчерга түлисе. Барыбер бераз кала. Хатын җитә, ди, зарланмый. Мин 40 тулгач кына өйләндем бит, әнигә ярап булмады. Берне алып кайттым - ошатмады, икенчесе белән таныштым - тагын ярамый. Әти яшьли үлде минем. Мин бердәнбер бала. Әни бүтән ир таба алмады. Тапкан булса, мин дә иртәрәк өйләнгән булыр идем. Вәт шул ирсезлектән бөтен борчылганы мин булдым. Кая бардың, кем белән сөйләштең, кем шалтырата - бөтенесен белеп торды. Үзем дә чүпрәк инде... Әнигә ярарлыгы булмасмы дип йөри торгач, кырык та тулды. Әле, ярый, бу хатын килеп чыкты. Баласы юк, кибеттә эшли. Әни әйтмешли, ир белән дә тормаган, ирсез дә тормаган инде. Миңа ошый. Кибеткә азык-төлек алырга чыккач, очраклы таныштык. Бер бүлмәле фатиры бар, шунда торабыз. Әни атнага ике-өч тапкыр килеп китә. Матур яшибез, балабыз гына юк. Бу яшьтә нинди бала ди инде. Исәнлек тә чамалы. Әни кечкенәдән йөрәгең авыру, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading