16+

Казан уртасында әтәч сугышы?

Ничек инде, дим, гомер булмаганны, Казанның кыл уртасында әтәч сугыштырсыннар? Чын әтәчләрме соң алар? Үзләренең шушы атнада уздырылачак бәйрәмнәре турында сөйли башлаган Ирек абыйга телефон аша йөз сорау яудырып, машинамны Халыклар дуслыгы йорты ягына борам...

Казан уртасында әтәч сугышы?

Ничек инде, дим, гомер булмаганны, Казанның кыл уртасында әтәч сугыштырсыннар? Чын әтәчләрме соң алар? Үзләренең шушы атнада уздырылачак бәйрәмнәре турында сөйли башлаган Ирек абыйга телефон аша йөз сорау яудырып, машинамны Халыклар дуслыгы йорты ягына борам...

Тик тора белмиләр инде үзләре - оештырган чара-бәйрәмнәрен дә «галочка» өчен генә уздырмыйлар, әле бер кызыгын, әле бер «ски»ен таба беләләр. Мин килеп кергәч тә, әлеге йортның хуҗасы Ирек Шәрипов бу атнаның шимбә көнендә уздырылачак Нәүрүз бәйрәме турында мавыктыргыч итеп сөйләргә кереште: «Иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр Халыклар Ассамблеясы составына кергән 11 төрки оешма, Нәүрүзне каршы алу бәйрәме барышында, үзләренең гореф-гадәтләре, милли ашларын тәкъдим итәчәкләр. Нәүрүз гөрләгән мәйданның берничә ноктасында өч төрле пылау гына тәкъдим итәргә җыенабыз. Моның өстенә, төрледән-төрле Көнчыгыш тәгамнәре һәм телефоннан әйткән яңалыгым инде - әтәч сугышы булачак...»
Баксаң, Ирек абый инде күптән әлеге теләк - татарга Нәүрүзне кайтару белән янып йөргән икән. Кемдер мәҗүсилек дип бәяләсә дә, татар да язны каршы алуга битараф түгел ләбаса - бакча һәм мәктәпләрдә барыбер үткәрәбез ул бәйрәмне, һәр җирдә диярлек Нәүрүз гүзәле дигән бәйгеләр дә оештырылып килә, Халыклар Ассамблеясына кергән (алар - җәмгысы 35 оешма) 11 төрки оешма да искәрмә булмаган. Ә нигә чәчелеп, кечкенә-кечкенә төркемләтә уздырырга соң аны - берне, әмма берәгәйлене уздырмаска?!.
- Россия генә түгел, Татарстан халыклары өчен дә 2014 ел аерым бер ел булды, - ди Ирек Шәрипов. - Быелдан башлап, бездә милли сәясәт концепциясе эшләп килә, шул рәвешле, милли сәясәт дәүләти югарылыкта эшли башлады. Әлеге ел кысаларында бездән - Халыклар дуслыгы йортыннан теләк-тәкъдимнәребезне сорагач, без, ике дә уйламыйча, Нәүрүз бәйрәмен кайтарып, зурлап уздыруны сорадык. Күрше республикалар, тугандаш халыкларыбыз аны һәрдаим үткәреп килде, безнең исә моңа кадәр кул җитмәде димме шунда... Менә хәзер вазгыятьне үзгәртергә телибез - бездә дә Нәүрүз тиешле югарылыкта уза башлар дигән ышаныч бар. Язны каршы алудан да матуррак бәйрәм була ала димени?!
Ныклап тотынулары исә Халыклар дуслыгы йорты өчен югары форматка барып җиткән икән. Алар быелгы Нәүрүзне ике көн рәттән билгеләп үтәргә җыена. 21 мартта үзләренең биналарында балалар өчен Нәүрүзне каршы алу чарасы булачак, шул ук көнне төрки оешмаларның яшьләре Бауман урамында флэш-моб уздырырга җыена. Аның кысаларында, яшьләр үзләренең милли гореф-гадәтләренә корылган чыгышларын тәкъдим итәчәк. 22 март - шимбә көнне исә бәйрәмнең төп өлеше Камал театры каршындагы мәйданда иртәнге уннан көндезге дүрткә кадәр зур концерт кысаларында узар дип көтелә. Монда Татарстанның танылган артистлары катнашачак, көн дәвамында сыйлану, күңел ачу булыр дип көтелә. Бәйрәм яратучы Казан халкы гына ничек урнашып бетәр диген бу мәйданга...
- Әлбәттә, Камал театры каршындагы мәйдан гына Казан халкы өчен кысан җир, - ди Ирек абый. - Киләсе елга без аны Камал театры мәйданын һәм Меңьеллык паркны берләштереп эшләргә җыенабыз. Быелгы бәйрәм әле өйрәнчек, тәҗрибә туплау чарасы булыр дип уйлыйм.
Бәйрәм дәвамында, Нәүрүз гүзәле белән беррәттән, Нәүрүз батыры (!) да сайланачак икән - ул 22 мартта ук «Бокс академиясе» залында узачак билбау көрәше ярдәмендә билгеләнәчәк. Тагын башка төрле кызыклы бәйгеләр дә булачак ди әле, әмма анысын Ирек абыйдан «тартып ала» алмадым. «22 мартта Камал театры каршына килгәч белерсең», - диде ул, елмаеп. Ярар, мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак, диләр бит - үз күзебез белән күрербез, Алла боерса...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading