16+

Казанда «нәфес мәктәбе» барлыкка килгән

Казан метро станцияләрендә ел башыннан ук сенсорлы мәгълүмат терминаллары пәйда булган иде. Үзем башка милли республикага барсам, төрле бина өсләрендәге элмә-такталардан җирле халыкның сүзләрен өйрәнергә, шуларны үз телебез белән чагыштырырга яратам. Әмма элек үзебездәге терминалларга игътибар иткән булмады. Ә беркөнне Универсиада ярышына барганда спорт объектларының кайда урнашуын карыйм әле дисәм,...

Казанда «нәфес мәктәбе» барлыкка килгән

Казан метро станцияләрендә ел башыннан ук сенсорлы мәгълүмат терминаллары пәйда булган иде. Үзем башка милли республикага барсам, төрле бина өсләрендәге элмә-такталардан җирле халыкның сүзләрен өйрәнергә, шуларны үз телебез белән чагыштырырга яратам. Әмма элек үзебездәге терминалларга игътибар иткән булмады. Ә беркөнне Универсиада ярышына барганда спорт объектларының кайда урнашуын карыйм әле дисәм,...

74 саны астында урнашкан «Казан нәфес мәктәбе» (Казан сәнгать училищесы) белән танышу гына да ни тора! Ул «Мюфке архитекторы белән салынган» икән. Әлеге архитекторның проекты буенча салынган яки ул шул архитекторның эше дисәләр бер хәл, ә монда архитекторның үзен бина нигезенә салып калдырганнар диярсең. Бер җирдә «бина» дип язылса, түбәндәрәк «нәфес мәктәбе» «здание»гә дә «әверелеп» куя. Бу мәгълүматтагы бүтән кимчелек-хаталарга тукталып тору артык булыр.
Әлеге күренешне 19 июль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы да игътибарга алып, кайбер хаталы язуларны фотога төшереп элгән. Фотода 2нче сан белән бирелгән мәгълүмат буенча, Казанда «зообон бакчасы» барлыгын гомеремдә беренче кат белдем. 28 саны астында «Сөембикә манарасы архитектура һәйкәле» түгел, ә «Сююмбикә манарасы архитектура памятнигы» дип язып куйганнар. 30нчы санда «Казанны басып алучылар истәлегенә куелган һәйкәл» урынына - «Храм-улгән сугышчыларга памятнигы» төзелгән икән. 32 - «Ушкова йөрты», 49 - «Уләндә хоккей унай центры» кебек мәгълүматларны күргәч, ни көләргә, ни еларга белми аптырап каласың. Бу язуларны татарлар түгел, ә татарча бераз сүзләр өйрәнгән туристлар язып калдырган диярсең. 37нче сан астында «Лебяжье куле»нә барып, «күлдә су йөзеп була» икән. Җитмәсә, биредә «хәр ел саен июн аенда «Сабатуе» уткәрелә». Шуңа өстәп, «кибетләре дә әшли-кайнар чәй ичеп тә була», әле тагын «Музыкалҗпрограммалар да оештырыла» һ.б.
Оят! Хурлык! Казанда шул язуларны тәрҗемә итүне тапшырырлык татар филологлары, галимнәр, һич югы, үз телен хөрмәт итүче милләтпәрвәрләр булмаганмыни соң? Кемнәрнеңдер әлеге проект өчен түләнгән акчалар белән бүлешәсе килмәгәндер, күрәсең...
«Эзләнә-сораштыра торгач, терминалларны урнаштыру өчен «Метроэлектротранс»ның җаваплы икәнлеге билгеле булды. Без, мәсьәләгә бераз ачыклык кертүне сорап, әлеге оешманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Витушкинага мөрәҗәгать иттек. Ул әңгәмә барышында үз оешмаларының терминалларга заказ бирүче икәнлеген раслады», - дип яза бу хакта «Матбугат.ру» хәбәрчесе. Наталья ханым: «Без бу хакта беләбез инде. Хәзер башкарма комитетта хаталар өстендә эш алып барыла. Алар хаталарны тулысынча төзәтеп чыккач, без аны кабат урнаштырачакбыз. Без инглиз һәм татар телләренә тәрҗемә итү белән шөгыльләнмәдек. Татар теленә программаны эшләгән һәм урнаштырган төркем тәрҗемә итте. Алар хаталар ясаган», - ди, әмма программаны кем эшләвен әйтми һәм бу хакта язмаска киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading