16+

Казанның кайсы мәчете Әби-патша рөхсәте белән төзелгән?

Казанның кайсы мәчете Әби-патша рөхсәте белән төзелгән?

«Әл-Мәрҗани» мәчете Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан. Бер ягында Шиһабетдин Мәрҗани урамы булса, икенче ягында - Каюм Насыйри урамы. Мәчет каршында Казан Ислам көллияте уңышлы гына эшләп килә. Мәчеттә дини укулар да оештырыла, яшьләргә никах уку, яңа туган балаларга исем кушу йолаларын да үтәргә мөмкин.

Әлеге мәчетне элек «Беренче Җәмигъ мәчете», «Иске таш мәчет», «Юныс мәчете» дип тә йөрткәннәр. 1850-1889 елларда анда имамлык иткән дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә «Әл-Мәрҗани» исеме белән йөртелә башлаган.

Мәчетнең тарихы 1767 елларга барып тоташа. Бер төркем бай сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр Әби-патшадан мөселманнарны эзәрлекләүне туктатуны, татар бистәсендә ике таш мәчет төзүгә рөхсәт бирүне сорыйлар. Әби-патша губернатор Квашнин-Самаринга мөселманнарга мәчет төзүгә рөхсәт бирергә һәм төзү эшләрендә тыкшынмаска әмер бирә. Икенче көнне үк төзелеш эшләрен җәелдереп җибәрәләр: урынын билгелиләр, төзелеш өчен халыктан акча җыя башлыйлар. Шиһабетдин Мәрҗани дә: «Бу эштә 62 кеше катнашты, 5 мең сум акча җыелды. 1768 елда кирәкле төзелеш материаллары китерелде, төзелеш эшләре башланып китте. Манара күтәрә башлагач, шәһәр башлыклары, борчылып, Әби-патшага шикаять язалар. Имеш, татарлар манараларын бик биек итеп төзиләр. Әби-патша аларга җир мәйданы бүлеп бирелүе турында әйтә, ә биеклеккә килгәндә, күктән җир бүлү минем вазифаларыма керми», - дип язып калдырган.



«Әл-Мәрҗани» мәчете күп еллар буе мөселманнарның рухи үзәге булып хезмәт итте, ул бүген дә Казан мөхтәсибәте үзәге булып тора.
2004-2007 елларда «Әл-­Мәрҗани» мәчетендә зур төзекләндерү эшләре булды. 2007 елдан хатын-кызлар өчен намаз залы, конференцияләр һәм җыелышлар залы төзелде.

«Әл-Мәрҗани» мәчетендә Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Госман Исхаков кебек бик күп мәшһүр дин эшлеклеләре хезмәт куйды.
Җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамыннан һәр көнне меңләгән турист уза. Мөселманнарга, шәһәребез кунакларына мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык. Килүчеләргә имам хатиплар мәчетнең тарихы хакында сөйлиләр, вәгазьлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading