16+

Казанны сагындым

Сезнең Казаннан ерак илләрдә булганыгыз бармы? Аннан башка шәһәрдә яшәгәнегез бармы? Башкаланы бик каты сагынган вакытыгыз булдымы? 2009 елда Казанга килеп, ике ел өйгә кайтканым юк иде, соңгы вакытларда көн саен әти-әни белән, дуслар белән сөйләштем, өйгә шулкадәр кайтасым килде. Йокларга ятам да өйдәге чаклар күз алдыма килә. Имтиханнарны иртәрәк...

Өч ай чамасы мин Кытайда - үз өемдә булдым, төрле шәһәрләрне күрдем, Сабан туйларында күңел ачтым, тауга мендем. Туганнар һәм дуслар белән бергә чаклар, әлбәттә, бик күңелле узды. Ләкин табында дөнья кадәр ризык, ә минем нигәдер кыздырган бәрәңге ашыйсым килә. Элек кеше арасында йөрүне ярата идем, бу юлы шәһәребездә уздырылган бәйрәмнәрдә кеше күп дип өйдән дә чыкмадым. Туып үскән шәһәремдә басып торам, ә күңелем белән нигәдер Казанны сагынам.
Ике ел Казанда яшәп, анда туганнарым булмаса да, туганнар кебек якын абый-апаларым, дусларым бар. Биредә өем булмаса да, тулай торакта бүлмәм бар. Казанда туып үсмәсәм дә, анда минем хатирәләрем бик күп булды. Шәһәр мине мөстәкыйль яшәргә өйрәтте.
Казандагы бакчаларны сагындым, җәяү йөрергә, ял итеп утырырга рәхәт иде миңа ул бакчаларда. Күлләрне сагындым, җәй көне күлләрдә көймәдә йөри идек. Урманнарны сагындым, рәхәтләнеп саф һавада йөри, җиләкләр җыя идек. Татар авылларын да сагындым, андагы киң күңелле таныш апаларны юксындым. Татар театрларын сагындым, татар спектакльләренә, концертларга еш йөри идек. Ап-ак карлы кышларын сагындым.
Сагына-сагына килеп җиттем Казанга. Яңгыры, җиле белән каршы алды ул, салкын булды, әмма үкенмим, мин аны барыбер яратам!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading