16+

«Казаныбызга рәнҗеп китмәсеннәр иде»

4 июль көнне кичке тугызынчы яртыда Кремль каршындагы Муса Җәлил һәйкәле кырыендагы утыргычларда ял итеп утырабыз.

«Казаныбызга рәнҗеп китмәсеннәр иде»

4 июль көнне кичке тугызынчы яртыда Кремль каршындагы Муса Җәлил һәйкәле кырыендагы утыргычларда ял итеп утырабыз.

163нче регион (Самара өлкәсе) машинасы килеп туктады шунда. Аннан чыккан кешеләр бераз тирә-юньгә сокланып карап тордылар да Кремль эченә кереп киттеләр. Озакламй 102нче регион (Башкортстан) машинасы туктады. Аннан ир белән хатын һәм уллары чыкты. Хатыны авырлы. Алар да Кремльгә юл алдылар. Аларның кереп киткәнен көтеп кенә торганнар диярсең, ике эвакуатор килеп, кунакларның машиналарын төяп алып та китте. Кремльне карап чыгып, машиналарын тапмаган Казан кунакларын и кызгандык инде. Бигрәк тә, йөкле хатынны жәлләдек, үксеп-үксеп елады. Казаныбызга рәнҗеп китмәсеннәр иде инде болар, юкса мәңге игелек күрмәбез диештек. Тарихи башкалабызны күрергә дип, ерак аралардан килгән кунакларга миһербанлырак булсак иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading