16+

Күңелсез бәйрәм

30 август - Татарстанның иң зур бәйрәме көнендә, шәһәрнең үзәк урамнарын күреп кайтырга булдым.

Күңелсез бәйрәм

30 август - Татарстанның иң зур бәйрәме көнендә, шәһәрнең үзәк урамнарын күреп кайтырга булдым.

Бер җирдә дә Татарстан флагы эленмәгән, бәйрәм рухы сизелми, күңелсез. Элеккеге педагогика институты бинасында (хәзерге КФУ бинасы) гына флаг бар. Хәер, кыштан ук эленеп тора инде ул. Галиәсгар Камал исемендәге театр алдындагы мәйдан койма белән әйләндереп алынган, төзекләндерү эшләре бара икән. 1990 елгы вакыйгаларны искә төшерәм. Казаныбызның Ирек мәйданында меңләгән кеше Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул иткәнне көтеп тора, вакыт соң булуга карамастан, берсе дә өенә кайтып китми! Шау-шу, флаглар белән мәйдан чуарланган, күпсанлы милиция хезмәткәрләре һәр хәрәкәтеңне күзәтә. Милли хисләрнең югары ноктасына күтәрелгән чагы...

30 август - Казан көне дә бит әле. Метрода бергә вагон көтеп торган ханымга: «С праздником!» - дидем. Ә теге миңа сәер генә карады да: «Я - русская», - диде. Әллә Республика көненә исе китмәде, әллә нинди бәйрәм белән котлаганымны да аңламый калды. Республика күләмендә мөһим бәйрәмнәрне оештырган вакытта патриотлык хисләре турында да онытмасыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading