16+

Кемнең кулы кычыта?

Күптән түгел республика матбугат чараларында: «Казанның һәр районында «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында тагын сигез универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк», - дигән күңелле хәбәр таралды. Менә бу чыннан да гади халык өчен инде. Мондый мәйданчык өеңә яки эшеңә якын булса, кесәңнән бер тиен дә акча чыгармыйча, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә аласың!

Кемнең кулы кычыта?

Күптән түгел республика матбугат чараларында: «Казанның һәр районында «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында тагын сигез универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк», - дигән күңелле хәбәр таралды. Менә бу чыннан да гади халык өчен инде. Мондый мәйданчык өеңә яки эшеңә якын булса, кесәңнән бер тиен дә акча чыгармыйча, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә аласың!

Телисең икән, тубыңны ал да дус-ишләрең белән җыелышып футбол, волейбол, баскетбол уйна, телисең икән, һәр иртәне шунда йөгерергә, төрле тренажерларда фитнес белән шөгыльләнергә була. Урамдагы махсус спорт мәйданчыклары җәй көне шөгыльләнү өчен җан рәхәте.
Әмма бездә яшәүче халыкның кулы тик тора беләме соң ул? Юк бездә булганны кадерләп саклау, кеше хезмәтенә хөрмәт дигән нәрсә... Менә Совет районындагы Нокса авышлыгы урамының 17 нче йортында урнашкан 159 нчы лицей янында да зур гына мәйданны моннан берничә ел элек тимерчыбыклы челтәр белән уратып алып, махсус өслекле йөгерү юлы, футбол һәм баскетбол-волейбол кырлары, урам фитнесы - воркаут белән шөгыльләнергә тренажерлар, ял итәргә эскәмияләр көйләп куелган иде. Бу мәйданга илтүче капка гадәттә бикләп тотылганлыктан, беренче эш итеп җирле халык тимерчыбыклы челтәрнең һәр почмагында үзенә керергә юл ясап, «ишекләр» уйды. Узган ел бу спорт мәйданына мин дә кергәләп йөри идем. Ә быел ял көннәренең берсендә барып карасам, дошман явы узган диярсең: кул мускулларын чыныктыра торган җайланманың икесен дә төптән шартлатып сындырганнар, урындыгында «лох» дигән язу гына акаеп утыра, аяк мускуллары чыныктыра торган тренажерның баганасы гына торып калган, ә кулларны да, аякларны да эшкә җигеп, йөгерү өчен көйләнгәненекенең төбе генә тырпаеп тора, эскәмияләрнең такталары юкка чыккан, хәтта пресслау өчен көйләнгән тимер ятакның да кечкенәсен генә калдырып, олылар өчен көйләнгәнен кисеп, сындырып киткәннәр.
Вандалларның «тырышлыгын» фотога төшергәннән соң, мәктәп ишегалдын да эләктерергә дип, юристлар әзерләүче лицейның элмә-такталары янына барганда, биредә эшләүче бер хезмәткәр килеп җитеп: «Син кем? Монда төшереп йөрергә рөхсәтең бармы?» - дип сораштыра башлады. «Бу тренажерларны вандаллар кайчан җимерде?» - дигән соравыма, «Вандаллар түгел, җирле халык вата. Бу безнең мәктәп җирлеге, балаларыбыз шунда шөгыльләнсен өчен, бу мәйданны Рамил Фиргать улы Абдуллин төзеткән иде. Безнең ишегалды җыештыручыбыз көн саен мәйданны җыештырып чыгара, икенче көнгә бөтен җирне кабат пычратып, чүпләп бетерәләр», - дип сөйләп бирде. Җирле халык арасында вандаллар бәлки җитәрлектер, әмма тимер торбалардан ясалган нык җиһазларны гадәти узып баручы гына җимерә алыр идеме икән? Бу эштә Казанда гөмбәләр урынына үсүче берәр түләүле фитнес үзәк вәкилләренең кулы уйнамадымы икән?!
Тиздән Казанның һәр районында янә төзеләчәк сигез спорт мәйданчыгын да шундый ук язмыш көтмәсме? Аларны тәртиптә тоту, шөрепләрен ныгытып, майлап, төзекләндереп тору, вандаллардан саклау өчен җаваплы кешеләр бармы икән? Әлеге сорау белән Казан башкарма комитетының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттем.
- «Сәламәтлек бишьеллыгы» кысаларыннан тыш быел шәһәрдә халыкка бушлай кулланырга 74 хоккей тартмасы төзелде, узган ел дәвамында шәһәр буенча турниклар, бруслар, төрле тренажерлар урнаштырылган йөзләп мәйдан ясалган иде. Аларның кайсысы мәктәп, кайсысы балалар бакчасы, ишегалдындагылары идарә итү компанияләре балансына тапшырылган. Яңа төзелүче спорт мәйданнары әлегә район администрацияләре карамагында. Төзелеп бетерелгәч алар, мөгаен, янәшәдәге мәктәпләр карамагына тапшырылыр. Әлегә бу объектларны карау өчен бүленәчәк акча мәсьәләсе хәл ителмәгән. 9 август көнне башкала мэры Илсур Метшин эшлекле сәфәре барышында Авиатөзелеш районындагы объектларда барган төзелешне күргәннән соң, әлеге мәйданнарның куркынычсызлыгы, яктыртылуы һәм спорт җиһазларының төзеклеген саклау мәсьәләләрен уйлап бетерергә күрсәтмә бирде, - ди мэриянең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading