16+

Кеше китә – җыры кала

Минем әбием Зинфира Мәһдиева 1954 елның 26 мартында Азнакайда туа. Дүрт яшендә әтисе үлгәч, алар Башкортстанга күчеп киләләр. Унҗиде яшендә әбием Азнакай районы Тымытык авылына кияүгә чыга. 37 яшендә тол калып, минем әнием Ландышны һәм Тимур абыйны ялгыз үстерә. Әбием җырга-моңга гашыйк кеше иде. Эштә дә, өйдә дә гел җырлап...

Минем әбием Зинфира Мәһдиева 1954 елның 26 мартында Азнакайда туа. Дүрт яшендә әтисе үлгәч, алар Башкортстанга күчеп киләләр. Унҗиде яшендә әбием Азнакай районы Тымытык авылына кияүгә чыга. 37 яшендә тол калып, минем әнием Ландышны һәм Тимур абыйны ялгыз үстерә.
Әбием җырга-моңга гашыйк кеше иде. Эштә дә, өйдә дә гел җырлап кына йөрде. Клубтагы бер концерт, театр да әбиемнән башка үтмәде. Һәрвакыт яратып җырлаган җырларын мин дә өйрәндем. Әбием бик күп спектакльләрдә катнашты. Мәсәлән, «Әниләр һәм бәбиләр»дә - Гөлфинә, «Тормыш җырын»да - Фатыйма, «Әни килде»дә - Ана, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә - Хәмдебану, «Тозлы бал»да - ана образлары. Ә әбинең соңгы уйнаган роле «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә Акъәби образы булды. Әбиемнең клубта бик күп фотолары саклана.
2012 елның 14 октябрендә 58 яшендә әбием үлеп китте. Кеше китә - җыры кала, диләр. Әбиебезнең нурлы йөзе, моңлы тавышы безнең һәм авылдашларның күңелендә сакланыр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading