16+

Кеше һәм ватан мөнәсәбәте

«Шәһри Казан» газетасының 11, 18 май саннарында Марат Кәбировның «Туган ил тик бер генә...», «Ватан һәм ана...» дигән яшәешебезнең актуаль иҗтимагый-фәлсәфи, социаль якларын кыю, үткен бәян иткән язмалары күпләрне битараф калдырмагандыр.

Кеше һәм ватан мөнәсәбәте

«Шәһри Казан» газетасының 11, 18 май саннарында Марат Кәбировның «Туган ил тик бер генә...», «Ватан һәм ана...» дигән яшәешебезнең актуаль иҗтимагый-фәлсәфи, социаль якларын кыю, үткен бәян иткән язмалары күпләрне битараф калдырмагандыр.

Әлегә кадәр бу мөнәсәбәтне Ватан һәм ана белән янәшә куеп, ачык итеп аңлатып бирергә берәү дә җөрьәт итмәгән иде. Ә иң әһәмиятлесе, хикмәте һәм һич кенә дә көтелмәгәне - «Ә безнең Ватан бармы соң ул?» дигән нәтиҗәсе.
Күптән түгел «Таныш моңнар» әдәби-музыкаль клубында фронтовик-язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, драматург Нәби Дәүли (1.06. 1910-18.05.1989) иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү өчен миңа аның әсәрләрен генә түгел, каләмдәшләре Зәки Нури, Марсель Галиев, Шамил Маннаповның аның турында язганнары белән дә танышып чыгарга туры килде, аларны Марат Кәбиров фикерләре белән бәйләү җае да чыкты.
«Безнең Ватан бармы соң?» дигән сорауга ул заманда һәркем: «Әлбәттә, бар!» - дип кенә кистереп җавап бирергә мәҗбүр булгандыр. Шул исәптән дүрт яшеннән әнисез, бераздан әтисез дә калган, «балам» дип эндәшүче булмаган ятим малай Нәби дә.
Спас өязе (хәзерге Әлки районы) Иске Камка (Мәүләшә) авылыннан бәхет эзләп Кавказ якларына киткән үги атасы Ставрополь кырларында бер байның сарык көтүен көтә. Аннары ул, өч ятим баланы шул бай кулында калдырып, үз авылларына йорт-җирләрен сатарга дип кайтып китә дә, хатыны үлү сәбәпле, кире әйләнеп килми. Өч ятим бала байның өч туганы кулына килеп эләгә, аларның берсе - Нәбине Царицын янындагы Чапурин авылына алып китә.
Ниһаять, унбер яшьләрендә Нәбине балалар йортына урнаштыралар. Ул шунда һөнәргә, рәсем ясарга, җырларга өйрәнә, җидееллык белем ала, ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. Аннан соң абыйсы янына Донбасска барып, паровоз ремонтлаучы булып эшкә урнаша. Шул елларда Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» исемле газетада беренче хәбәрләре, шигырьләре, очерклары басыла башлый.
Ике елдан соң ул, Винницада полковой мәктәп тәмамлап, старшина була, аннары 1935 елга кадәр Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә.
Шул тормыш мәктәбен узганнан соң Казанга килә, яшьләр газетасында эшли, әдәби тормышка кушылып китә. Аның шигъри иҗаты редакторы Муса Җәлил булган «Октябрь баласы» журналында башлана.
1937-1941 елларда «Бәхет», «Ал чәчәк», Уйлар», «Кырык шигырь» исемле дүрт китабы нәшер ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка китә, озак та үтми, Орша янындагы авыр сугышларда фашистлар кулына әсирлеккә эләгә, 1945 елга кадәр үлем лагерьларында коточкыч газаплы көннәр кичерә.
1945 елның декабрендә Нәби Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, әсирлектә булган кешегә, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр төрле оешмаларда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Сталинның вафатыннан соң әсирләргә карата булган кешелексез мөнәсәбәт үзгәргәч кенә, язганнарын бастыру мөмкинлеге туа.
Язучының «Яшәү белән үлем арасында» повесте (1958) һәм «Җимерелгән бастион» романы (1965) укучылар арасында аеруча зур популярлык казана.
Әсирлек газабын кичергән фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең сугыштан соң туган илендә - Ватан-анасында «үги бала» сыйфатында яшәвенә кем гаепле дигән сорау куйсак: «Һәрхәлдә, үзе түгел бит инде, шушы ил гаепле!» - дип җавап бирергә туры килер иде.
Әлеге уңайдан Марсель Галиевнең моннан 12 ел элек «Казан утлары» журналында Нәби Дәүли турында язган «Яшәү белән үлем арасында» дигән мәкаләсендә әйтелгән кыю фикер белән таныштырып китү дә урынлы булыр. Ул болай дип яза: «Сугыш театрында командирларның хатасы аркасында яисә башка бер сәбәптән тулы армияләр чолганышта калырга мөмкин ләбаса. Солдатның монда ни гаебе бар? «Дошманга тереләй бирелмәскә!» дигән приказны ничек кабул итәргә? Сугыш өчен дип түгел, тыныч тормыш төзергә яратылган кешегә гомер бер генә бирелә. Ул яшәргә тиеш! Агач мылтык тотып сугышка кергән кешеләрнең сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Агач мылтыклыдан: «Тереләй бирелмәскә!» - дип ничек таләп итәсең? Үзе теләп бирелмәгән әсирләргә карата «илен саткан» дигән мөһер сугарга кемнең хакы бар?! «Яшәү белән үлем арасында» повесте бәхетле тәмамлана. «Чынлап та шулай булдымы?» дигән сорауга:
- Язганча булса икән... Ул минем хыялым иде... Ил чиген узгач, тагын тоткын булырмын, дип башыма да китермәгән идем. Себергә үк озатмадылар озатуын... Чәнечкеле киртәләр сузып, шпал ташып, үзебезгә үзебез лагерь төзедек. Хәл юк, ач-ялангач. Ике кеше берләшеп, шпалны җилкәгә саласың да, көч биреп, яңак белән терәп барасың. Менә бу шадра эзләр шул шпалдагы май кисеп кергәннән... Фиргавеннәр чорындагы коллар кебек, шпал күтәргән колонна чакрымнарга сузыла, - дип сөйләгән.
Казанга кайткач та эшкә урнаша алмый йөри, язган әсәрләрен беркайда да басмыйлар.
- Кич җитсә, җантимер килә. Черек күл буена алып китәләр дә төн буе аяк өсте тотып сорау алалар. Атналар буе шул хәл, йокысызлыктан тәмам исереп, аң бетә башлый. Тегендә... фашистларны күп күрдем, үз илеңдә күзеннән иман нуры качкан палачлар барлыгын белү икеләтә авыр иде, -дип искә алган ул.
Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, ветеран-язучылар чәй мәҗлесенә җыелганнар иде. Арада күкрәк тулы орден-медальлеләр бар. Барысы өч дистәгә якын өлкәннәр. Сыннары туры, йөзләре яшәреп киткән кебек. Бер-берсенең орден-медальләрен тотып-тотып карыйлар. Арада бердәнбер Нәби аганың гына түшендә берни дә юк, - дип тә искә алган автор, аны кызганып.
Хәер, ни гаҗәп, орден-медальләре генә түгел, фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең әдәби бүләкләре, исем-дәрәҗәләре дә булмаган икән. Югыйсә, зур популярлык казанган «Яшәү белән үлем арасында» повесте 1958 елда ук, вафатына кадәр 40 ел элек басылып чыккан, аннан соң күпме әсәрләре дөнья күргән! Монысына Сталин режимы гаепле түгел бит инде! Күрәсең, газап-әрнүләргә, гаделсез кимсетелүләргә фашистлар, илдәге тикшерүче-палачлардан гына түгел, хәтта каләмдәшләре-язучылар тарафыннан да дучар ителгән. Ничек соң араларында яу кырындагы кебек кыюлык, уяулык күрсәтерлек бер генә каләм әһеле дә булмаган? Нинди ваемсызлык, битарафлык, гаделсезлек! Ә бәлки, куркаклыктыр? Азмыни үз күләгәләреннән үзләре куркып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр.
Хәер, кызганыч, мондый мөнәсәбәт бүген дә дәвам итә: шундый хәлгә калдырылган язучылар байтак, шул ук вакытта мөмкинлекләрдән төрле юллар белән файдаланып, кәбестә күк катлы-катлы, чегән күлмәгедәй өсте-өстенә исем, дан-дәрәҗә җыючылар саны арта бара.
«Шулай да, үлем белән яшәү арасында калган чакларында да Әҗәлне җиңә алган, «атказанган» яисә «лауреат» шикелле купшы исемнәр алып бозылмаган Нәби Дәүли үз иҗатының халык күңелендә каласына тирәннән ышана, шуңардан яшәү көче, җан тынычлыгы таба, очрашуларның дәвамлы булачагына өмет итә иде. Инде аның бу өметле уйлары-хыяллары җан җылысын саклаучы әсәрләрендә, радио аша әледән-әле яңгырап торган моңлы-аһәңле җырларында гына калды... Нәби Дәүли иҗаты турында әтрафлы хезмәтләр юк та бугай. Нәби абый исән вакытта моңа үзе дә борчыла торган иде. Кыскасы, милләтебезнең талантлы улы, һәрьяклап кызыклы шәхесе калдырган рухи хәзинә җентекле өйрәнүчесен һәм халкыбызга җиткерүчесен көтә», - дип язган Шамил Маннапов «Казан утлары» журналының 2000 елгы 6нчы санында.
Марат Кәбировның «Туган ил тик бер генә...» дигән язмасындагыча: «Безнең илдә бабасы яки әбисе яуда катнашмаган, яки үлеп калмаган бер генә гаилә дә юк диярлек. Һәм андый гаиләләрнең берсенә дә җиңүче дәүләт әллә ни игелек күрсәтә алмады. Бер сүз белән әйткәндә, яуда үлеп калган гади солдат гаиләләренә бу Җиңү бернинди кадер-хөрмәт китермәде. Беркайчан да».
Аерым кешегә генә түгел, бик күп милләтләргә, шул исәптән безгә карата да шулай булды. Югыйсә татарлар, халык санына бүлеп исәпләгәндә, илдә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган милләтләр арасында беренче урында тора. Шунысы да мәгълүм: Гитлер үзенең бер чыгышында СССРда яшәүче халыклардан татарларны гына мактап телгә ала. Шуннан соң Сталин татарларга ул исемне бирүне тыя: аның урынына Михаил Калинин «Батырлык медале»н бирү турындагы указга гына кул куя. Юкса, ул исемне алучы татар каһарманнары тагын да күбрәк булган булыр иде. Рейхстагка Җиңү байрагын татар егете Гази Заһитов элә, ә Сталин аның данын Егоров белән Кантариягә бирә. Гитлерның империя канцеляриясен дә Идрис Гомәров полкы ала. Дошман амбразурасын да күкрәге белән беренче булып ятимнәр йортында тәрбияләнгән Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) каплый. Исхак Әхмәров та - дошман тырнагына эләкмәгән бердәнбер атаклы татар разведчигы. Ул, Япониянең СССРга һөҗүм итүен икенче якка борып җибәреп, АКШның сугышка керүенә сәбәпче була.
Шуларның «әҗере» итеп дигәндәй, бүген республика үзәккә 70-80 процент салым түләп яшәргә мәҗбүр ителгән, ә аның байтагын коррупция, офшора, казна караклары бүлешә дип әйтелә.
Фронтовик-язучы Нәби Дәүли дә үз Ватанына хезмәт итеп, сугышып, көрәшеп, иҗат итеп яши, әмма туган илендә кадер-хөрмәт, рәхәт күрми вафат була. Бу очракта Кеше һәм Ватан мөнәсәбәте менә шуннан гыйбарәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading