16+

Кешене беләсең килсә, аңа кунакка бар

Психологлар әйтүенчә, кешенең характер үзенчәлекләре турында, аның киеме, нинди төс яратканлыгы һәм нинди ризыкка өстенлек бирүенә караганда, яшәгән йорты күбрәк сөйли ала.

Кешене беләсең килсә, аңа кунакка бар

Психологлар әйтүенчә, кешенең характер үзенчәлекләре турында, аның киеме, нинди төс яратканлыгы һәм нинди ризыкка өстенлек бирүенә караганда, яшәгән йорты күбрәк сөйли ала.

Әйдәгез, берәр яңа танышыгызга кунакка барып кайтыйк әле. Нәтиҗәне исә шуннан ясарбыз...
Фатирда берничә кеше яшәгән очракта да, аның һәрберсенең үз почмагы булмый калмый. Ул зур да булмаска мөмкин, тик аның хуҗасы турында билгеле бер фикер калдыру өчен шул булганы да җитә.
Фатирда яки бүлмәдә бернинди артык нәрсә дә юк, бары кирәкле әйберләр генә куелган. Әйтик, өстәл, урындык, карават, шкаф, тумбочка, компьютер, плитә, суыткыч... Картина, келәм ише нәрсәләр дә күренми. Димәк, танышыгыз - чып-чын «дәрвиш». Матди кыйммәтләргә аның исе китми, кешедә нинди дә булса тәэсир калдырырга да тырышмый. Андыйлар күп вакытын эштә уздыра, өйдә сирәк булалар.
Өе музейны хәтерләтә? Үтә купшы, чуар обойлар, келәмнәр, бәллүр, статуэткалар, чигелгән салфеткалар, стенада картина, фотосурәтләрдән баш әйләнә... Сезнең алда «эстетизм тарафдары», ягъни гүзәллеккә табынучы. Ул үзенең хисләрен матурлык аша канәгатьләндерергә тырыша. Аңа өенең тышкы кыяфәте нинди булу мөһим, шуңа ул аны гел бизәп торачак. Йорт хуҗасы бөтен яктан да камиллеккә омтыла дигән фикер туа мондый өйдә булгач.
Фатирда әйберләр күп, ул хәтта складны хәтерләтә. Шуның өстенә, анда тәртип тә юк. Биредә күптән яшәсә дә, ул әле яңарак кына күчеп яши башлаган дигән тәэсир кала әлеге фатирны күргәч. Моның ише кешеләрдә шәхси милек хисе юк. Күңеле белән ул - вокзалда поезд көтүче пассажир, шуңа уңайсызлыкны да җиңел кичерә. Бу йорт буйдак өен хәтерләтсә дә, кайбер гаиләләр нәкъ менә шулай яши.
Фатирга дизайнер кулы кергәне күренеп торса, аның хуҗасы үзенә бер төрлелеккә омтыла дигән сүз. Монда берничә вариант булырга мөмкин. Мәсәлән, стеналарда ак төстәге обой, бүлмәдә бары диван һәм берничә йомшак кәнәфи генә бар. Димәк, сез иҗади яки интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнүче кешедә кунакта. Тик алар үзе янында кеше озак булганны яратмый, чөнки килгән кеше аның эчке гармониясен бозарга мөмкин.
Өйдә гомуми интерьерга туры килеп торган әйберләр күп, тик алар бернинди дә вазифа үтәми кебек. Антиквар җиһаз, җайсыз, әмма матур урындыклар, серванттан бер дә алынмый торган кыйммәтле табак-савыт... Димәк, кунакка килгән кешегезгә тормышында нәрсәдер җитеп бетми. Бушлыкны ул чынлыкта үзенә кирәкмәгән нәрсәләр белән тутыра, әмма алар аның аңында ачыкланып бетмәгән теләкләр булып тора. Кешенең үткәненә кайтасы килә - шуның өчен антиквариант ала. Купшылыкка омтыла - утырып булмый, аның каравы, сокланып карала торган урындыкка хуҗа була.
Сез килгән йортта бөтен стиль дә кушылып беткән? Массив җиһаз янында «мамык» булып торган кушетка яки йомшак утыргычлы артсыз урындык, спартаннарча җыештырылган карават, затлы келәм, китаплар тутырылган стеллаж, алар янында сувенир филләр... Бер сүз белән әйткәндә, өй түгел, ә кибет! Димәк, йә бер территориядә төрле зәвыклы, тормышка төрле күзлектән чыгып караган кешеләр, яки бер хуҗада берьюлы ике «кеше» яши: спартанчы һәм җиңел уйлаучан «эстет». Тагын бер вариант бар: кешенең зәвыгы юк, өенә, нәрсә кулына килеп керә - шуны алып кайта.
Йорты төссез, кызыксыз? Стандарт җиһаз, келәм, обой, тәрәзә пәрдәләре сезнең танышыгызның яшертен, үзенең эчке дөньясын ачып салырга яратмаучы кеше булуы турында сөйли. Моны аның белән аралашканда истә тотарга кирәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading