16+

Кичә генә әле...

Кичә генә әле ул бар иде, бүген бары хәтерләрдә генә... Алны-артны карамыйча, чиксез яраткан фани дөньябыз көтмәгәндә безне һушсыз итә: Ул киткән... Мәңгелеккә... Танылган музыкант, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев тә әнә шулай көтмәгәндә китте дә барды. Хәтерләрдә генә калды.

Кичә генә әле...

Кичә генә әле ул бар иде, бүген бары хәтерләрдә генә... Алны-артны карамыйча, чиксез яраткан фани дөньябыз көтмәгәндә безне һушсыз итә: Ул киткән... Мәңгелеккә... Танылган музыкант, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев тә әнә шулай көтмәгәндә китте дә барды. Хәтерләрдә генә калды.

Күптән түгел, әнә шул хәтерләребезне кабат яңартып, якты моңнарыбызны терелтеп, Татарстанның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Рөстәм Вәлиев истәлегенә концерт куйды.
Филармониянең концерт залы экранында виртуоз гармунчының исән чагы. Ямьле табигать кочагында - иркен Идел ярларында, яшел болыннарда, ап-ак каеннар арасында, ургылып аккан чишмә буйларында - ул әле курайда, әле баянда, әле эреле-ваклы гармуннарда һәм кубызда халкыбызның моңлы көйләрен яңгырата. Үз инструментлары белән тулысынча тере тавышка җырлаган-биегән ансамбль артистлары, кай арада ирексездән, Рөстәм Вәлиев аккомпонементында чыгыш ясыйлар кебек тоела. Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың концерт өчен махсус язылган «Якты моң» шигыре күңелләрне биләп алган якты моңны, якты сагышны тагын да тирәнәйтә:
Аның җаны - гармун тавышында,
Аның хисе - гармун телләрендә.
Бу моңнарны, аһәңнәрне тыңлап,
Җанын чистартмаган кемнәр генә...

Кайчандыр (әле кичә генә кебек) бер төркем язучылар, журналистлар, артистларның Самара шәһәрендә чыгучы «Бердәмлек» газетасы бәйрәменә баруыбыз искә төшә: Мәгъсум Хуҗин, Әлмира Әдиятуллина, Илсөяр Иксанова, Рөстәм Вәлиев, Лидия Әхмәтова, мин... Самара - Рөстәмнең туган шәһәре икән, җитмәсә, аның туган көне дә булып чыкты (30 яше тулган!), бергәләп билгеләп үтәргә бик чакырса да, гомуми чараларны ташлап китә алмаган идек. 23 ел узып киткәнмени инде? Булмас!
Айдар Фәйзрахманов сәхнәгә Рөстәм Вәлиевнең дәвамчысы, аның кебек үк виртуоз гармунчы Ренат Вәлиевне чакырды. Ренат та - халкыбызның яраткан музыканты, тамашачының ихтирамын казанган шәхес. Хәтеремдә - гаҗәп, гел хәтерләрне кузгата торган булып чыкты бу кичә - «Ихлас» мәчете тарафыннан ике ел элек Җиңү паркында оештырылган Ураза гаете бәйрәмендә дә өлкән улы белән бергәләп мөселманнар өчен концерт биргән иде ул. (Ә бит ул чарага зур киртәләр корылып, микрофон куллану да тыелгач, күп артистлар анда катнашудан баш тарткан иде.)
- Рөстәм абый минем остазым гына түгел, абыем кебек булды, - диде Ренат Вәлиев.
Ансамбльнең үзенә килгәндә, аларның чыгышын беренче тапкыр гына каравым түгел. Һәрвакыт сокланып, илһамланып кайтам. Халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплап, музыкаль яктан эшкәртеп, кабат халыкка кайтаруда искиткеч зур эш башкара ул. Илебезнең татарлар яшәгән күпме төбәкләрендә генә булмаган алар!
- 12 ел эшләү дәверендә без әле дөньяның да 38 илендә чыгыш ясарга өлгердек, - дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Бөтен сәхнәне бер генә минут та буш тотмыйча, 16 артист туктаусыз биеп-җырлап, алмаш-тилмәш төрле музыка коралларында уйнап тора. Айдар әфәнде үзе дә, әле җитәкче сыйфатында, әле җыр-биюгә кушылып, тамашачы белән якыннан аралашты.
Фани дөньядан иртәрәк китеп барган музыкант, танылган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Вәлиевне халык алдында шулай хөрмәтләп, концерт белән искә алу - һичшиксез, мактауга лаек гамәл. Чыннан да, күңелләрдә якты моң калдырды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading