16+

«Китмибез без...»

АКШның Үзәк разведка идарәсе хезмәткәре Эдвард Сноуден шулай ди һәм Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында кала бирә. Әлеге шпионлык җәнҗалы тигез урында килеп чыкты кебек. «Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел» дигәнне кемнең генә ишеткәне юк, сөйләшүләрнең тыңланып торылганын күбесе белә, әмма бик сирәге генә аның кайбер нечкәлекләреннән хәбәрдар. Менә шул нечкәлекләрне җәмәгатьчелекнең...

«Китмибез без...»

АКШның Үзәк разведка идарәсе хезмәткәре Эдвард Сноуден шулай ди һәм Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында кала бирә. Әлеге шпионлык җәнҗалы тигез урында килеп чыкты кебек. «Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел» дигәнне кемнең генә ишеткәне юк, сөйләшүләрнең тыңланып торылганын күбесе белә, әмма бик сирәге генә аның кайбер нечкәлекләреннән хәбәрдар. Менә шул нечкәлекләрне җәмәгатьчелекнең...

АКШның Үзәк разведка идарәсе хезмәткәре Эдвард Сноуден шулай ди һәм Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында кала бирә. Әлеге шпионлык җәнҗалы тигез урында килеп чыкты кебек. «Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел» дигәнне кемнең генә ишеткәне юк, сөйләшүләрнең тыңланып торылганын күбесе белә, әмма бик сирәге генә аның кайбер нечкәлекләреннән хәбәрдар. Менә шул нечкәлекләрне җәмәгатьчелекнең киң катлауларына җиткереп, Э.Сноуден үз исемен тарихка язып куйды. Мондый хәлләрнең моңарчы да булганы бар, «Эшелон» глобаль электрон шпионлык системасының ярты гасырдан артык эшләп килүе күпләргә мәгълүм, әмма Сноуденның белдерүләре моңарчы күрелмәгән шау-шу кузгатты. Сәбәбе нәрсәдә?
Элеккеге «црушник» үзенең сүзләрен рәсми документлар белән дәлилли. Хокук саклау оешмалары АКШның махсус хезмәтләрен гражданнарның шәхси тормышына тыкшынуда моңа кадәр күпме генә гаепләсә дә, Югары суд аларны кире кага килде, чөнки исбатларлык дәлил юк иде. Guardian һәм WashingtonPost газеталары махсус хезмәтләргә миллионлаган абонент хакында мәгълүмат җыю, интернет-компанияләрнең үзәк серверларына үтеп керү хокукы бирелү турында яшерен документларны бастырып чыгарды. Милли куркынычсызлык агентлыгының әлеге яшерен документларын матбугатка тапшыручы - әлеге дә баягы 29 яшьлек Э.Сноуден.
Белешмә
Безне ничек тыңлыйлар? Хуҗабикәләрнең күршесе көнләшерлек булган эшләпә сатып алганлыгы турында сәгатьләр буена гәпләшкәненнән башлап, Генштаб башлыгының стратегик ракеталарны җибәрү турындагы карарга кул куюына хәтле «Эшелон»га мәгълүм. Икенче төрле әйткәндә, телефон, факс, интернет кулланучы һәрбер кеше электрон «концлагерь» эченә бикләнгән. «Эшелон» разведка челтәренә бүгенге көндә биш илнең (Бөекбритания, АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия) шпионлык итү оешмалары керә, аның йөздән артык спутник-шпионнары, җир өсте эзәрлекләү һәм тыңлау станцияләре бар.
Сноуденга ни җитмәгән?
Әлегә хәтле елына 200 мең доллар хезмәт хакы алган, Гавай утрауларында сөйгән кызы белән яшәп, Милли куркынычсызлык агентлыгының җирле офисында эшләгән Сноуден: «Мин болардан баш тартырга риза, чөнки АКШ хөкүмәтенең интернет һәм халык иреген тыюын тыныч күңел белән карый алмыйм», - дип белдергән иде. Соңрак ул үзен Америка хакимияте тарафыннан эзәрлекләнәчәге, әмма качып ятарга җыенмавы турында хәбәр итте. «Мин сүз ирегенә ышанган һәм шәхси тормышка тыкшынуга каршы булган теләсә кайсы илдән сәяси яклау сораячакмын», - диде Сноуден. Билгеле булганча, ул әүвәл Гонконгка юл тотты, аннан Мәскәүгә килеп җитте.
«Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион...»
Эдвард Сноуденны АКШ хөкүмәте сатлыкҗан дип атап, аңа карата эш кузгатканда, икенчеләре аны каһарман дип атый. Аның белдерүләреннән күренгәнчә, АКШ Европадагы союздашларын күзәтә. Әмма бу алар арасын суытмады, киресенчә, европалылар океан артындагы «полосалы-йолдызлы» агайны якларга ашыкты. Россия бу җәнҗалдан нәрсә ота? Глобальләшү һәм социаль хәрәкәт институтының халыкара сәясәт анализы үзәге җитәкчесе М.Нейжмаков фикеренчә, әгәр бу салкын сугыш чорында булса, «иптәш» Сноуденның сүзләре икейөзле капитализмның чын асылын күрсәтер иде, әмма хәзер мондый капма-каршылык юк. Яшерен мәгълүматларны матбугатка чыгарып, Сноуден үзе үк аларның әһәмиятен бетерде. Белгеч фикеренчә, Сноуден - йә кемнеңдер мәнфәгатеннән чыгып эш йөртүче, йә ялгызак-романтик.
Мөмкинлектән файдаланып үз исемен җәмәгатьчелеккә ишеттерергә атлыгучы һәм шул ук вакытта Россияне чагып алучы Литва бу юлы да читтә калмады - Президент Д.Галявичус «шпионлык җәнҗалы»ның Евросоюз белән АКШның «Ирекле сәүдә» хезмәттәшлеге турында сөйләшүләре алдыннан кабынуын сәер дип атады. Аннан соң: «Сноуденның белдерүләре Мәскәүдән килә», - дип өстәде (чынлыкта исә ул бөтен фаш итү белдерүләрен Гонконгта чакта ясап бетергән иде).
Ә Сноуден... Ул әле бүген дә «Шереметьево» аэропортында. Аның АКШ паспорты үз көчен югалткан һәм ул беркая да бара алмый. Ә Сноуден Исландиягә барырга җыенганлыгы хакында да белдергән иде. Әмма Төньяк Альянс составына кергән бу дәүләттә кыенгарак туры киләчәген чамалыймы икән шпион?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading