16+

Күк кунаклары Татарстанга да килгәләп тора

Ул көнне студент улым иртән үк метеорит турында сөйли башлады. Ә мин, әллә кайчан, 1908 елда ук тайгага төшкән Тунгус метеориты турында яңа кызык­лы мәгълүмат тапкан бугай бу, дип уйладым. «Юк, бүген төшкән, Уралга», - дип, улым планшетыннан шушы яңалыкны курсәтеп, һәммәбезне шаккатырды.

Күк кунаклары Татарстанга да килгәләп тора

Ул көнне студент улым иртән үк метеорит турында сөйли башлады. Ә мин, әллә кайчан, 1908 елда ук тайгага төшкән Тунгус метеориты турында яңа кызык­лы мәгълүмат тапкан бугай бу, дип уйладым. «Юк, бүген төшкән, Уралга», - дип, улым планшетыннан шушы яңалыкны курсәтеп, һәммәбезне шаккатырды.

Шул көннән башлап, барлык мәгълүмат чаралары ул метеоритны җиде килештә төрләндерде. Берничә ел элек гаиләбез белән Уралга сәяхәткә барып, бу кырыс, ләкин шул ук вакытта искиткеч гүзәл табигатьле якларны яратып кайткан идек. Нәкъ менә Чиләбе, Миасс тирәләрендә булырга, андагы халык белән очрашырга туры килде. Әлеге хәбәрне ишеткәч тә, мәгърур Урал, үтә күренмәле тау күлләре кабат күз алдыма килде.

Нәкъ дүрт елдан соң, әлеге вакыйгаларга кабаттан әйләнеп кайтып, күктән нинди кунак төшүен «Википедия»гә нигезләнеп, аңларга, күз алдына китерергә тырышып карыйк.
«2013 елның 15 февралендә жомга көнне якынча 9 сәгать 20 минутта Чиләбе шәһәре өстендә 15-25 км биеклектә метеорит шартлаган. НАСА галимнәре фикеренчә, аның диаметры - 17 метр, авырлыгы 10 мең тонна булган. Атмосферада ул вакланган, аңардан чыккан энергия тротил эквивалентында якынча 440 тонна тәшкил иткән». Билгеле инде, мондый галәм кунагы Җиргә шактый бәла-казалар китергән. Күп кенә торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләрнең тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Спорт корылмалары, заводлар зыян күргән. Пыяла ватыклары белән яраланучылар, башка җәрәхәтләр алучылар саны да меңнән артык булган. Җитмәсә, алдагы төнне генә астрономнар бер астероидның Җиргә бик якын (27,7 мең километр) килүе турында хәбәр иткән булганнар. Теге майялар әйткән, бөтен Русия халкы дер калтырап көткен «дөнья бетәсе көн» - 2012 елның 21 декабреннән соң да әллә ни күп вакыт узмаган. Шуңа күрә халык чын-чынлап куркуга төшкән, нәрсә уйларга да белмәгән.

Без бу хәлләрдән ерак торсак та, күңелебез белән алар янында булдык. Ул яктан ирешкән һәрбер яңалык туганыңнан килгән кебек кабул ителде ул көннәрдә. Чиләбедән Казанга кунакка килгән шәһәрнең 81нче мәктәбе укытучысы Сания ханым Вахитова, шактый вакыт узса да, ул көнне тыныч кына хәтерли алмый.
- Мин ул чакта дәрестә идем, 2нчеләрдә, - дип сөйли ул. - Кинәт бөтен дөнья бик нык яктырып китте һәм каты шартлау ишетелде. Балалар, куркышып, парта астына качты. Ни уйлаpra да белмәдек, башта берәр самолет һәлакәткә очрагандыр, дип белдек. Безнең шәһәр өстеннән хәрби самолетлар еш оча бит. Атом гөмбәсе юкмы, дип, тәрәзәгә карасам, анда ике ак юл күрдем. Ул да булмады, мизгел эчендә классның барлык тәрәзәләре дә коелып төште, нәниләрем елый башлады. Аларны ни дип юатырга да белмим, үземне берәрсе юатсын иде әле. Нәрсә булганы үземә дә мәгълүм түгел. Шулай да гадәти булмаган ниндидер бер куркыныч хәлне сиземләве кыен булмады. Йөгереп коридорга, аннары ишегалдына чыктык, балаларны әти-әниләре килеп ала башлады. Миннән, еш кына: «Курыктыгызмы?» - дип сорыйлар. Эчендә җаны булган кеше ничек курыкмасын инде, курыктык, билгеле. Җитмәсә, кесә телефоннары эшләми башлады, хәбәр дә итешеп булмый. Мондый хәлне беркай­чан да күргән юк иде бит. Кеше никадәр генә «Мин!» дип күк­рәк кагып йөрсә дә, бар яшәеш күз ачып йомган арада юкка чыга ала, Җирдән дә тузан бөртеге генә калырга мөмкин икәнен аңладык. Шуңадыр шәһәр халкы күзгә күренеп үзгәрде. Бер таныш булмаган кешеләр бер-берсенең хәлен сорашып, ярдәм кулы сузды. Ничектер без бөтенебез авырлык килгән бер гаилә әгъзаларына әйләнеп калгандай булдык. Аяк астыннан чыккан (дөресрәге, күктән төшкән) көтелмәгән бәла безнең барыбызны да яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте. Шуңадырмы, меңләгән йортларның ишек-тә­рәзәләре ачык булуга карамастан, шәһәрдә урлау-талау очраклары ишетелмәде. Җан саклау беренче урында булганда, мал кайгысы онытыла, күрәсең. Шөкер, балаларым да, үзем дә зыян күрмәдек, Ходай саклады. Ләкин кыш уртасында тәрәзәсез калуны дошманыңа да язмасын. Әйткәнемчә, бөтен халык бер булып, бик тиз генә, бу бәлагә каршы көрәшкә күтәрелде. Дүшәмбедән укый башладык инде...

Батырлык үрнәге күрсәткән гади кешеләр турында да ишеттек. Мин үзем, шәхсән, укучыларын коткарып, үзе каты җәрәхәтләр алган укытучы Юлия Карбышева батырлыгына сокландым. Хәер, мондый билгеле һәм билгесез батырлар ул көннәрдә күп булгандыр инде.
Вакыйга никадәр тәэ­сирлерәк булса, аның имеш-мимешләре дә шулкадәр күбрәк була. Монда да нәкъ шулай булды, мәгълүмат чаралары бер-берсен уздырырга тырышып, сенсация эзләде. Имеш, ул метеорит та булмаган, берәр яңа коралны сынап караганнар. Имеш, аны Җиргә бәрелүдән «очар тәлинкә» саклап калган...

Озак эзләгәннән соң, бу метеорит кыйпылчыкларын Уралның Еманжелинск шәһәреннән ерак булмаган Чибәр күлдән таптылар. КФУның космик геодезия кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның Фәннәр академиясе академигы Наил Сәхибуллин бер әңгәмәсендә Җиребезнең һәрчак зур куркыныч астында торуын, баш өстебездә меңләгән кече планеталар, астероидлар, кометалар әйләнүен әйткән иде. «Мин илләрнең бер-берсенә сугыш башлау­ларын, халыкларның дошманлашып яшәүләрен һич аңлый алмыйм. Безгә бит барыбыз бер булып, уртак йортыбыз Җир шарын, кешелекне коткарып калу турында уйларга кирәк!» - дигән иде ул.

Әйе шул, чынлап та, көнчелек, хөсетлек тулы күңелләребезне күтәреп, дөнья байлыгы артыннан чабып әлсерәгән бер мәлдә безгә тукталып: «Дөрес яшибезме? Күкләр безнең гамәлләргә ни дияр?» - дип уйланырга кирәктер. Шөкер, бу юлы исән калдык, күкләр безгә тагын бер шанс бирде. Ләкин андый бәхетле очрак­лар киләчәктә дә булырмы-юкмы? Бу сорауга җавапны бары тик бар галәмнәрнең хуҗасы булган Бөек Иҗатчы гына белә. Ләкин ул шанс безнең эш-гамәлләребез белән турыдан-туры бәйләнгән булырга да бик мөмкин бит. Күнелдә «биш яшеннән йолдызлар илендә адашкан», ә бүген Галәмдә үз кече планетасы әйләнүче классик шагыйребез Хәсән Туфанның «Йолдызлар» шигырендәге юллары яңара:
Әнә бит ымлаша төньяктан,
Төшенмиммени соң мин аны:
Офыклар буталып бетсә дә,
Кыйбланы бутама, кыйбланы!

Дүрт ел элек, беркем көтмәгәндә-уйламаганда утлы шар булып Җир өстенә атылган Галәм илчесе - күк кунагы да безне шул хакта тагын бер кат искәртергә теләмәдеме икән?!

Язмамны язып бетерергә торганда, элеккеге хезмәттәшем шалтыратты: «Син Карлы метеориты турында берәр нәрсә беләсеңме?» - дип сорады. Оялып кына: «Юк», - дидем. Туган ягың турында аз белүеңне күрсәтү рәхәт түгел бит инде ул. Безнең якның тагын берничә кешесеннән сорап карадым: алар да ишетмәгән-белмәгән булып чыкты. Аннары теләсә нинди сорауга җавап табып була торган интернетка кереп карадым. Анда шактый мәгълүмат таптым. Бу метеорит моннан 5 миллион еллар элек Буа районына төшкән икән. Исеме Карлы елгасы атамасыннан. Диаметры - 10 чакрым. Районның хәзерге Протопопово, Ямбулат авыллары тирәләрендә. Гомумән, галимнәргә Татарстанга төшкән биш метеорит билгеле. Алар башлыча үзләре килеп төшкән җир атамасы белән исемләнәләр. 1937 елда Мөслим райо­ны Каенсаз авылы басуына бер утлы шар төшә. Аны басуда урак уручы хатын-кызлар күреп кала. Тагын 1899 елда Аксубай районының Кисы авылы янына да күк кунагы төшүе билгеле. Өченчесе - Лениногорск районы Ивановка авылы янында. Ә Кайбыч районы Арыслан авылы янындагысы 2011 елда гына кызыксынучан малайлар ярдәме белән табылган. Ләкин галимнәр аның 100 ел элек төшкән булуын фаразлыйлар.

Метеорит дип әйтүгә иң беренче Тунгус тайгасына төшкәне, аннары Чиләбенеке искә төшә. Баксаң-күрсәң, үзебездә дә бар икән мондый күк кунаклары. Тукай сүзләре белән әйтсәк, «Күктә ниләр булмас диген, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading