16+

Көнбагыш кабыгы уйларымны кузгатты

Беркөнне шулай Әлмәттән Казанга барыр­га туры килде. Тукталышта басып торам, эскәмия­дә черт-черт итеп, тәмле иттереп, бөтен шартын китереп, берәү көнбагыш чиртә. Учына җыеп, каршында торган чүп чиләгенә салып ашаса, бер сүзем дә булмас иде.

Яшь-җилкенчәк тә түгел үзе, кыяфәтенә караганда, шактый олы кеше. Кем әйтмеш­ли, яшьләргә акыл өйрәтерлек яшьтә. Тирә-­юнендәге кабык­ларга караганда, ул инде автобусны шактый көтә иде. Эчне пошырып, көйгән көнбагыш исе аңкый үзеннән. «Шәһәребезне чүп­лисең, болай ярамый бит!» - дип ник берәү кисәтү ясасын. Югыйсә, тукталышта бездән башка да халык шактый иде.

Ниһаять, абзый көткән автобус та килеп җитте. Артыннан өелеп калган көнбагыш кабыкларына карап, уйга чумдым. Безнең Әлмәттә мондый хәлнең гомер булганы һәм буласы юк, шунлыктан тукталышларда да, урамнарда да чип-чиста. «Җыйган-юган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була», - дигән хакыйкатьне кечкенәдән балаларыбызга да өйрәтеп үстерәбез. Казанда болай түгел икән. Әллә моңа бик кечкенә эш дип кенә карыйлармы? Үзең яшәгән шәһәрнең чисталыгы берничек тә вак-төяк була алмый ул, сәламәтлеккә турыдан-туры йогынтысы бар аның.

Зөлфия Фатыйхова, Әлмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading