16+

Коерәтләр юк инде...

«1921 елның салкын көзе иде. Соңгы сарыкны суйдык. Эчәкләрен ике чиләккә салып, көянтәгә элеп, коерәткә юарга киттем. Берничә мәртәбә карга салып таптый-таптый, чишмә суында юдым. Кулларымның ничек туңганын бүгенгә кадәр оныта алмыйм. Салкын йөрәк тамырларына барып җиткән кебек булды. Чистартылган эчәкләрне яңадан чиләкләргә салып, кайту юлына чыктым. Кинәт алдыма бер...

«1921 елның салкын көзе иде. Соңгы сарыкны суйдык. Эчәкләрен ике чиләккә салып, көянтәгә элеп, коерәткә юарга киттем. Берничә мәртәбә карга салып таптый-таптый, чишмә суында юдым. Кулларымның ничек туңганын бүгенгә кадәр оныта алмыйм. Салкын йөрәк тамырларына барып җиткән кебек булды. Чистартылган эчәкләрне яңадан чиләкләргә салып, кайту юлына чыктым. Кинәт алдыма бер зур эт килеп чыкты. Бер адым ясарга да ирек бирми, бөтен гәүдәсе белән миңа ташланырга әзер тора бу. Ачның ачуы яман икәнен искә алып, нечкә эчәкнең бер өлешен кисеп биреп, берничә адым алга атладым. Берничә секундтан эт тагын алдыма килеп басты. Инде озаграк ашасын дип нәзек эчәкне юл буйлап сузып сала-сала алга атладым. Ул да булышмады. Өйгә кайтып җиткәндә, чиләкләрем буш иде инде», - дип сөйли әни. Ул вакытта аңа 11 яшь булган. 21 нче елдан соң авыл тагын нинди генә фаҗигаләр кичермәгән?! Колхозлаштыру чоры, кулакларны сөргенгә җибәрү, «средняк»ларны җәберләү… Шул фаҗигаләр «коерәт», ягъни чишмәләр, коелар рәте янында очрашып йөргән кызларны, егетләрне аерылышырга мәҗбүр иткән. Әниемнең дә егете кулак гаиләсеннән булса, әнием - «средняк»ка эләккән. Аларны да язмыш гомерлеккә аерган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading