16+

Колхоз базарында яшибез

Йомышым төшеп, Үзәк базарга барып чыгарга туры килсә, аласы әйберне алып, тизрәк кайтып китү ягын карыйм. Күзләре белән ашардай булып карап калган кара-кучкыл ир-егетләрдән тизрәк котыласы килә. Тик алардан качып булмый икән.

Колхоз базарында яшибез

Йомышым төшеп, Үзәк базарга барып чыгарга туры килсә, аласы әйберне алып, тизрәк кайтып китү ягын карыйм. Күзләре белән ашардай булып карап калган кара-кучкыл ир-егетләрдән тизрәк котыласы килә. Тик алардан качып булмый икән.

Универсиада авылында яшәүче студентларны җәй көне бер йортка тупладылар. Чәчелеп-түгелеп йөрмәсеннәр, дигәннәрдер инде. Зарланырга сәбәп юк. Әле ярый ике йортның арасы ерак түгел, сумкаларны ташырга җиңел булды, торырга фатир эзләп баш катырмадык, дип сөендек кенә.
Элекке йортта журфак студентлары гына иде, монысында тормыш чуар-чабыр икән. Әзмәвердәй каракучкыл егетләрнең күптән кызлар күргәне булмаган, ахры: узып киткәндә, туктап, арттан карап калалар, лифтта, баскычта очраша калсаң, тизрәк сүз кушарга, комплимент ясарга ашыгалар. Күршеләребез үтә дә сәер булып чыкты: аяк киемнәрен коридорда ук салып керәләр, ишекләре көне буе төбенә кадәр ачык тора, үзләре бөтен көченә музыка акырталар. Барыбызга да билгеле яшьләрчә җырлар белән беррәттән, милли көйләрен дә яңгыраталар. Эштән арып кайтучыларның нерв кыллары соңгы чигенә җитеп тартылган булуын онытып җибәрәләр, ахры. Ничә тапкыр кисәтү ясарга талпынып карадык: йә кызу канлы егетләргә сүз катарга шүрлибез, йә, без кыюлык җыеп бетергәч кенә, алар урыннарында булмый.
Бүлмәдәшем әйтмешли, колхоз базарында яшибез, җәмәгать. Үзәк базарга барсаң, кара-кучкыл халык: «Красавица, купи урюк», - дип үзәккә үтә бит. Әле без иртүк китеп, кич кенә кайткач, «базар»ның кайнаган чагын күрмибез. Көндезге хәлләрнең шаһиты булучылар тагын да кызыграк хәлләр сөйли.
Уртак кухняда беренче көнне үк бер пакет бәрәңгебез югалган иде. Кулларыннан тотмагач, гөнаһысына кермәдек инде, үз җилкәбездә ташыган авыл бәрәңгесе белән уйда гына хушлаштык. Икенче көнне башка кухняга күчендек: хәзер аш бүлмәсен үз милләтебез кешеләре белән бүлешәбез. Котылдык бугай дип тынычлансак та, вакыт-вакыт «кара баһадир»ларның кухнясыннан килгән ризык исләре авыз суларын китерә. Әллә җәй беткәнче дуслашып калырга инде: тәмле итеп ашарга пешерергә булса да өйрәтерләр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading