16+

Коръән – мәңгелек!

Краснодар өлкәсенең Новороссийский шәһәрендәге Октябрьск район судында Әзәрбайҗан философы Эльмир Кулиев тарафыннан рус телендә тәфсир кылынып, 2002 елда басылып чыккан Коръәнне экстремистик дип таныдылар.

Краснодар өлкәсенең Новороссийский шәһәрендәге Октябрьск район судында Әзәрбайҗан философы Эльмир Кулиев тарафыннан рус телендә тәфсир кылынып, 2002 елда басылып чыккан Коръәнне экстремистик дип таныдылар.

Әлеге Коръән тәфсире Новороссийскиның баш почтамтында таможня тикшерүе вакытында игътибарны җәлеп итә һәм Новороссийскиның транспорт прокуроры, Россия Федерациясенең мәнфәгатьләрен яклап, аны экстремистик материал буларак тану һәм юкка чыгару таләбен куя.
Изге Коръән ул Конституция түгел. Аны үзгәртү дә мөмкин эш түгел, хәтта ул адәм балалары тарафыннан чыгарылган кануннарга каршы килсә дә. Без - Россия дәүләте эченә кертелгән үз туган җиребездә яшәүче мөселманнар кешеләр тарафыннан язылган РФ Конституциясен инкарь итмибез, шул ук вакытта Коръән-Кәримнең Аллаһ тарафыннан иңдерелгәненә, аның камиллегенә, барлык кавемнәр өчен дә төп кулланма итеп җибәрелүенә һәм Кыямәт көненәчә беркем тарафыннан да үзгәртелмичә сакланачагына ихластан инанабыз.
Коръән китабын экстремистик дип тануга ризасызлыкларын белдереп, төрле төбәк мөфтиләре
Россия Президентына ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язарга кереште. Мондыйлар исемлегендә Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм ТР мөселманнарының үзәкләштерелгән диния нәзарәте рәисе, республикабыз мөфтие Камил Сәмигуллин да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading