16+

«Коръән ул – океанга тиң»

ФСИда гарәп илләре әдәбияты тарихы буенча танылган галим лекция укыды. Александр Куделин фикеренчә, Коръән ул - океанга тиң һәм аны тәрҗемә итәр өчен, гомер буе шөгыльләнергә кирәк. КФУның Филология һәм сәнгать институтында А.М.Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты директоры, Россия Фәннәр Академиясе академигы Александр Куделин бертөркем галимнәр, аспирантлар һәм студентларга лекция...

ФСИда гарәп илләре әдәбияты тарихы буенча танылган галим лекция укыды. Александр Куделин фикеренчә, Коръән ул - океанга тиң һәм аны тәрҗемә итәр өчен, гомер буе шөгыльләнергә кирәк.
КФУның Филология һәм сәнгать институтында А.М.Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты директоры, Россия Фәннәр Академиясе академигы Александр Куделин бертөркем галимнәр, аспирантлар һәм студентларга лекция укыды. Очрашуны Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачты һәм галим белән мондый очрашу югары уку йорты тарихына аерым бер сәхифә булып кереп калачагын белдерде. Александр Куделин чыгышы нигездә гарәп илләре әдәбияты тарихы, аның төрле этаплары, шушы өлкәдә тикшеренүләр алып барган белгечләрнең хезмәтләре, гарәп каллиграфиясе үзенчәлекләре турында барды. Ул үзе - гомер буе гарәп илләре әдәбияты тарихын, әдәбият теориясен һәм чагыштырма әдәбият белемен өйрәнгән дөнья күләмендә мәшһүр галим. А.Куделин урта гасырлардан алып хәзерге көнгәчә булган әдәби-эстетик караш һәм үзара әдәби бәйләнеш проблемалары белән кызыксына, аның нечкәлекләрен фәнни яктан ача, Көнчыгыш әдәбияты тарихы буенча тикшеренүләр алып бара. Филология һәм сәнгать институтында узган очрашуда да галим гарәп поэтик кануннарына хас сыйфатлар турында үз фикер-карашлары белән уртаклашты. Ә инде исламдагы изге китап хакындагы сорауларга җавап биргән вакытта Александр Куделин Коръәнне океанга тиңләде һәм, аның эчтәлеген ачар, тәрҗемә итәр өчен, Коръән белән гомер буе шөгыльләнергә кирәк, дигән фикерне ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading