16+

Көтеп алынган кунак

Һәркөнне килеп йөрсә дә, Ул - көтеп алган кунак. Сокландыра күргән саен: Төскә чибәр, күңеле ак. Туймыйм күреп, сөйләгәнен Тыңлыймын дикъкать белән, Күпме сөенеч, яңа хәбәр Алып килә ул төяп. Түр башында һәрчак урыны, Кайчан гына килсә дә, Кадерле бит көткән кунак - Сабый бала күк, садә. Булса да яшь...

Һәркөнне килеп йөрсә дә,
Ул - көтеп алган кунак.
Сокландыра күргән саен:
Төскә чибәр, күңеле ак.

Туймыйм күреп, сөйләгәнен
Тыңлыймын дикъкать белән,
Күпме сөенеч, яңа хәбәр
Алып килә ул төяп.

Түр башында һәрчак урыны,
Кайчан гына килсә дә,
Кадерле бит көткән кунак -
Сабый бала күк, садә.

Булса да яшь егет чагы,
Күп вакыт ул бик җитди;
Ярдәм итә, хәл белешә:
«Тормышта, - дип, -
ни җитми?»

Серләшәбез озын-озак,
Әйтми - ардым, йә җитте.
Тыйнак кунак, зирәк кунак,
Әйтсәм әйтим исемен дә -
«Шәһри Казан» гәҗите.

PS. Юлдашың һәрчак үзеңнән
Яхшырак - әйбәт булсын.
Сүзең - хаклы, йөзең - нурлы,
Йолдыздай балкып торсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading