16+

Көттергән җәй

Ниһаять! Ниһаять, безгә дә җәй килде! Гадәттә без аны тугыз ай көтәбез, быел исә 11 ай диярлек көттерде. Көяз, нәзберек һәм бераз көйсез яшь ханымнар кебек бик зарыктырып, үз кадерен белеп кенә килде шул җылы көннәр безгә быел! Ләкин барыбер килде!

Көттергән җәй

Ниһаять! Ниһаять, безгә дә җәй килде! Гадәттә без аны тугыз ай көтәбез, быел исә 11 ай диярлек көттерде. Көяз, нәзберек һәм бераз көйсез яшь ханымнар кебек бик зарыктырып, үз кадерен белеп кенә килде шул җылы көннәр безгә быел! Ләкин барыбер килде!

Яңгырларның бетүен барысыннан да бигрәк авыл халкы көтте. Явым-төшем туктаганның беренче ике-өч көнендә авыл җирләрендә, юл буйларында тракторларның, болын-басуларда халыкның ничек печән чабуын, печән җыюын күрсәгез сез!? Үзе шуның белән мәш килгән кеше, билгеле инде, күршесенең чалгы селтәвен карарга вакыты булмагандыр. Читтән караганда исә бу бик мавыктыргыч күренеш иде. Инде тәмам караңгы төшеп, ай яктысы гына күренсә дә, халык басудан кайтырга ашыкмады. Ике-өч ай буе яңгыр астында сусыл, озын булып үскән печәнне тизрәк чабып-киптереп алып кайтырга ашыкты. Яңгырлар тотынганчы чабучыларның «авызы пешкән» иде чөнки. Күпләр печәннәрен чабуын чапты, тик җыеп алырга өлгермәде. Рәт-рәт булып сузылган печән «пакус»лары яңгыр астында күгәреп череде...

Ә җиләкнең күплеген белсәгез! Әй, быел берни булмый инде дип табигатьне сүгүчеләргә ачу итеп үскән диярсең! Үзе эре, үзе сусыл, баллы! Хәтта җиләк җыярга яратмаучы ялкауларны да җыйдырта торган быел җир җиләге. Аны эзләп азапланасы да юк. Үләннәр арасыннан кызыл битләрен калкытып, акрын искән җилдә иркәләнеп, тик утыралар. Узган ел да әллә ничә тапкыр барып җыйган идек. Быел да эштән соң ике-өч сәгатькә генә булса да барып, Казан тирәсеннән генә табигатьнең бу байлыгыннан авыз иттек. Сине күрү бәхетеннән шашынып ябырылган черкиләр дә, быел агулы елан күп икән дигән сүзләр дә авылда туып-үсеп, шәһәрдә торган, әмма барыбер авыл кызы булып калган безнең ише балаларны куркыта димени инде?! Эштәге тынчулыктан, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, басу һавасын сулау, чикерткәләр җырын, кошлар сайравын тыңлау, җыеп кайткан җиләкләрең, мәтрүшкәләрең белән чәй эчүгә ни тора?!

Дөрес булса, августта да, көз айларында да җылы була, диләр. Кыяр-помидорларны елдагыча чиләк-чиләк җыеп, тартмаларга тутырып карават асларына, өстәл асларына куярлык булмас инде булуын, әмма булганына шөкер итик!

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading