16+

Куркыныч мизгелләр

Унтугыз ел үтсә дә, башы чәрдәкләнгән мәет сурәте Юлиянең күз алдыннан һаман китми.

Унтугыз ел үтсә дә, башы чәрдәкләнгән мәет сурәте Юлиянең күз алдыннан һаман китми.

Яңа Аракчино бистәсендә 1995 елның июль иртәсендә бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Ул Полтинник кушаматлы криминаль авторитет булып чыга. Тикшерү барышында Басмач кушаматлы берәүгә шик төшә. Әмма Аракчинода алар икәү: берсе - өлкәннәр, ә икенчесе - яшьләр төркемендә. Шул яшүсмерләр арасындагысы Полтинникның гомерен өзә дә инде. Басмач, үзенең 17 яшьлек иптәше белән өлкән ир-атлар компаниясенә килеп, шырпы һәм аракы салып бирүне сорый. Ләкин Полтинник, үсмер егетләрне якаларыннан эләктереп, урамга куып чыгара. Бу хәлгә нык гарьләнгән Басмач һәм аның иптәше, ялгызын гына туры китереп, Полтинникны үтерә. Алар тимер көрәк һәм лом белән 50 яшьлек ирнең башын чәрдәкләп бетерәләр.
Басмачны кулга алу ансат кына барып чыкмый, ул әбисенең бакчасындагы мунчага кереп бикләнә, хокук сакчыларын якын да җибәрми. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Юлия Полякова егетне 3 сәгать буена үгетли. Ахырда Басмач, инспекторның сүзен тыңлап, хокук сакчылары кулына бирелә.
«Хәвефле сөйләшү үткәреп, җинаятьчене тоткарлауда катнашканым өчен мин җитәкчелектән рәхмәт сүзе түгел, ә «катгый шелтә» алдым, чөнки Басмач балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә тора иде. Ул чакта мондый карар чыгарылуына үпкәләгән идем. Дөрес, 3 айдан соң, милиция участок инспекторын үтерүчене тоткарлауда катнашканым өчен, ул «шелтә» сызып ташланды», - дип, хезмәт юлындагы вакыйгаларны хәтерендә яңартты Юлия Вячеславовна.
Полиция подполковнигы Юлия Полякова бүген транспортта Казан линия идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеген җитәкли. Аның һәм хезмәттәшләренең мәгариф учреждениеләрендә алып барган максатчан пропагандасы нәтиҗәсендә, узган ел Казан тирәсендәге тимер юлларда үсмерләр тарафыннан, шөкер, бер генә җинаять тә кылынмады. Тимер юлларда уйнап имгәнү алу очраклары да кими бара. Юлия гаиләсендә дә үрнәк хатын: ире белән 2 кызларын тәрбияләп үстерделәр, инде оныкларына сөенешеп гомер кичерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading