16+

Кычыткан җирне кем кашый?

Шәһәр юлларында бөке хасил иткән ул «экспонат»лардан кайчан да булса арынырга кирәктер бит инде. Искереп-таушалып бетүләре турында әйтеп тә торасы юк...

Кычыткан җирне кем кашый?

Шәһәр юлларында бөке хасил иткән ул «экспонат»лардан кайчан да булса арынырга кирәктер бит инде. Искереп-таушалып бетүләре турында әйтеп тә торасы юк...

Без студент булганда рәхәт иде ул үзе. Кесәдә акча чамалы, көненә-аена бүленгән, транспорт мәсьәләсе белән алай бик җәелеп китү мөмкинлеге дә артык юк иде. Ул вакытта әле Казан урамнары бүген куркыныч төшкә әверелгән «бөке» дигәннәре белән дә артык таныш түгел иде. Шәһәр үзәгеннән ерак торганда гына университетка кадәр озак килеп җитәсе. Троллейбус һәм трамвайлар студент халкы өчен иң кулае була торган иде. Анда алма төшәр урын булмас иде, кем әйтмешли, шәһәр үзәгенә кадәр басып баруың да ихтимал. Ә бүген, троллейбусларны күргәч, күбрәк үртәләсең - алар файдага түгел, күбрәк зыянга эшли төсле тоела. Һәм минем белән килешүчеләр исемлегендә студентлар да шактый дип беләм.
Ничәмә-ничә ай күзәтәм инде: юк бит ул троллейбусларда йөрүче кеше. Ә шул иңе-буе шактый булган тимер өеме юлда күпме кыенлык тудыра, күпме бөке хасил итә. Беркөнне эшкә килгәндә генә санап килдем - өчесе туктап, ватылып калган. Йөртүчеләре, чыгып, «мыеклары» белән әш-мәшә әвәрә киләләр иде. Салонында, иң күп дигәндә дә, 6-7 кеше утырган бу төр транспорт алдан-арттан километрларга сузылган бөке хасил итеп, юлны кисеп утыра. Троллейбус шәһәрнең тарихи реликвиясе түгел бит инде ул - аны аз сыйдырышлы транспортка алыштырсалар да зыян булмас иде. Дөрес, ул бензин ягып йөрми, очсызга төшә, әмма йөртүче-кондукторларына да хезмәт хакы түләү мәҗбүри бит. Аеруча боҗра юлга туры килгән әлеге «тарихи экспонатлар»дан зыян күрәбез бит: кайда ватыла, шунда туктап кала да, вәссәләм, нигә шунда башкалар чукынып китми...
Троллейбуслар шул ук зур кызыл автобуслар өчен дә зур кыенлык тудыра. Йөрүен йөри алар, пассажирлар саны гына ташка үлчим. Шул ук автобус юлына да кара таракан булып төшәләр дә, теркелдә син алар тизлеге белән! Таушалып, күгәреп, калтырап-шалтырап бетүләре турында әйтеп тә тормыйм, пассажирлары бер кул бармагына сыеп бетә торган әлеге транспортны юкка чыгарырга да вакыт бер килеп җитәргә тиештер инде ул. Аларның өч тиенлек файда, биш тиенлек зыянын исәпкә алганда...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading