16+

Күз алдымда Нәбирә дәфтәре

«Төзелештә» газетасы редакциясенә «Комсомолец» клубы каршысындагы 64 нче тулай торакның тәрбиячесе Сания алып килде ул дәфтәрне. Минем шул газетада мөхәррирлек чорым. - Бу дәфтәргә язылганнарны укып карагыз әле, - диде Сания. Китап калынлыгындагы бу дәфтәргә кемдер тигез хәрефләр белән шыплап диярлек хикәяләр язып тутырган. Тәмле телле язучының кем икәнен сорамыйм...

Күз алдымда Нәбирә дәфтәре

«Төзелештә» газетасы редакциясенә «Комсомолец» клубы каршысындагы 64 нче тулай торакның тәрбиячесе Сания алып килде ул дәфтәрне. Минем шул газетада мөхәррирлек чорым. - Бу дәфтәргә язылганнарны укып карагыз әле, - диде Сания. Китап калынлыгындагы бу дәфтәргә кемдер тигез хәрефләр белән шыплап диярлек хикәяләр язып тутырган. Тәмле телле язучының кем икәнен сорамыйм...

«Төзелештә» газетасы редакциясенә «Комсомолец» клубы каршысындагы 64 нче тулай торакның тәрбиячесе Сания алып килде ул дәфтәрне. Минем шул газетада мөхәррирлек чорым.
- Бу дәфтәргә язылганнарны укып карагыз әле, - диде Сания.
Китап калынлыгындагы бу дәфтәргә кемдер тигез хәрефләр белән шыплап диярлек хикәяләр язып тутырган. Тәмле телле язучының кем икәнен сорамыйм да әле, бары аерыла алмыйча укыйм гына. Сания минем нинди сүз әйтүемне көтеп утыра. Кирәк хәтлесен укып бетергәч: - Яхшы язылган. Кемнеке бу? - дидем.
- Нәбирәбез шулай яза инде, - диде Сания. - Бастыра алырсызмы?
Төзүче кыз Нәбирә Гыйматдинованың безнең кичке мәктәптә укыганын һәм Санияләр тулай торагында яшәгәнен белә идем мин.
- Трестның кечкенә генә бу газетасында кисәкләргә бүлеп хикәя өзекләре бастыру шәп булмас. Әсәрне тулы китап итеп бастыру отышлы. Нәбирә үзе Язучылар берлегенә барсын. Анда журналга тәкъдим итәрләр, - дидем.
Шулай итте дә Нәбирә. Тиздән аның әсәрләре «Казан утлары»нда басыла башлады. Бу вакытта әле Нәбирә Гыйматдинова яшь кыз, I трестның 3 нче төзү-монтаж идарәсендә маляр булып эшли иде. Укый да үзе, язарга ничек өлгерә икән бу, дип гаҗәпләнә идек без. Редакциябезгә килеп йөргән Тәүфыйк Әйди бездә әдәби хезмәткәр булып эшләүче Маратны үчекләп: «Син инде шул кызчык хәтле дә яза алмассың, ахрысы», - дип куя иде.
Кичке мәктәптә тарих фәнен укытып йөрсәм дә, мин Нәбирәләр сыйныфына керми идем. Аларны мәктәптә башка укытучы укытты. Нәбирәгә безнең газетага ниндидер мәкалә язарга әйткәнем булды.
Мине Нәбирәгә остаз сыман юл күрсәтүче булган икән дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, мин Нәбирәнең укытучысы да, өйрәтүчесе дә булмадым. Ул бөтен җирдә үзенә-үзе юл ярып йөрде. Кичке мәктәпне тәмамлагач, университетта укырга ниятләде ул. Ә трестның партком секретаре урынбасары Евгений Новиков аның укырга керүенә, тресттан китүенә каршы төшкән. Нәбирә шул хакта редакциягә килеп сөйләде.
- Сине укырга китүдән беркемнең дә туктатырга хакы юк, - дидем мин аңа. Шул киңәшкә дә күңеле булды кызның. Ул университетны да тәмамлады, китапларын да бер-бер артлы язып бастыра торды. Безнең газета аның төзүчеләр тормышын чагылдырган «Су хикәяте»н бастырды. Төзүчеләр ул елны газетаның һәр санын көтеп алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading