16+

Күз яшьләре түгелмәсен иде

Күптәнге танышым һәм фикердәшем Расих Җәләл шалтыратты. «Сәгъдулла абзый, бер китап бастырып чыгарган идем, рөхсәт итсәгез, сезгә бер нөсхәсен бүләк итәргә телим», - диде. Шатлыгыннан дулкынлануы сизелеп тора иде.

Күптәнге танышым һәм фикердәшем Расих Җәләл шалтыратты. «Сәгъдулла абзый, бер китап бастырып чыгарган идем, рөхсәт итсәгез, сезгә бер нөсхәсен бүләк итәргә телим», - диде. Шатлыгыннан дулкынлануы сизелеп тора иде.

Берничә көннән шактый күләмле «Серле юлга сәфәр...» исемле китабын тотып килеп тә җитте.
Расих Җәләл 1981-1983 елларда Әфганстан-да СССР дәүләте башлаган сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Сер түгел, бу хакта хикәяләр дә, повестьлар да, шигырь һәм поэмалар да басылып чыкты, хәтта берничә кинофильм да дөнья күрде. Әмма үзәк телевидениедә, башка мәгълүмат чараларында Әфганстандагы сугыш бер яклы гына тасвирланды. Бар эшемне читкә куеп, Расих Җәләлнең китабын укырга керештем. Алдан ук шуны әйтергә кирәк, китаптагы хәрбиләрнең исем-фамилияләре үзгәртелмәгән. Китапта авторның башыннан үткән вакыйгалар тасвирланган, әсәрдәге күренешләрнең чынлыгына шик тумый...
Әфганстан җиреннән кайтуына 30 елдан артык вакыт үтүгә дә карамастан, бергә хезмәт иткән хәрбиләр белән элемтәсе югалмаган авторның. Күрешеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Бу китап вакыйгаларга бик бай, аны укыган кешенең эчке кичерешләре төрлечә булырга мөмкин. Әмма шунысы хак: гаепсез балаларның каннары, ата-аналарның күз яшьләре юкка түгелмәсен иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading