16+

Әҗәлдәге тормыш «җәннәт» түгел: «Чәчәк урынына тизәк иснибез»

Яшел Үзән районында Әҗәл дигән авыл бар. Күпләрне аның килеп чыгу тарихы, атамасы кызыксындыра. Минем дә, авылга барып төшкәч, беренче соравым: «Әҗәл дигән авылда яшәве куркытмыймы?» - булды. «Җәннәттә кебек яшибез», - диделәр әҗәллеләр, авылларының табигате белән горурланып. Шулай да аһ-зарлары җитәрлек.

Әҗәлдәге тормыш «җәннәт» түгел: «Чәчәк урынына тизәк иснибез»

Яшел Үзән районында Әҗәл дигән авыл бар. Күпләрне аның килеп чыгу тарихы, атамасы кызыксындыра. Минем дә, авылга барып төшкәч, беренче соравым: «Әҗәл дигән авылда яшәве куркытмыймы?» - булды. «Җәннәттә кебек яшибез», - диделәр әҗәллеләр, авылларының табигате белән горурланып. Шулай да аһ-зарлары җитәрлек.

«Чәчәк урынына тизәк иснибез»

Чынлап та, авыл бик матур урында урнашкан. Бер якта - җәйрәп яткан кырлар артында нарат урманы. Ерак түгел бормаланып Гөбнә елгасы ага. Икенче якта тау битендә атлар үлән чемченеп йөри. Җиләк, гөмбәгә дә бик бай бу яклар. Тик шушы матурлыкны авыл читендәге кибеткә таба бару уңаенда җил белән борынга килеп бәрелгән сасы ис боза. Ис «Красный Восток» терлекчелек комплексыннан килә икән. Сыерларның сидекләре, тизәкләре кырга җәелгән. Авыл халкы әйтүенчә, ул елгага да ага, әмма мин монысын күрмәдем, раслый алмыйм.



- Гөбнәдә балык та агуланып бетте инде шуның аркасында, - дип зарланды елга буенда балык тотып утыручылар.
- Юган керне, саф һавада кипсен дип, элек бакчага чыгарып элә идек, хәзер сасы ис сеңә, шуңа өйдә генә киптерәбез. Урманга барсаң да, чәчәк, җиләк исе урынына түзеп булмаслык ят истән баш әйләнеп кайта, - дип борчыла халык.

«Красный Восток» җәмгыяте исә «хәтта тирес белән дә авылга файда китерәбез» дигән фикердә. Редакциягә юлланган язмача җаваплары шуңа корылган. «Мөгезле эре терлек астыннан чык­кан тирес дөньяда иң яхшы биологик ашлама дип танылган. Авыл хуҗалыгында гына түгел, сулыкларга да файдасы зур. Ул суүсемнәр үсешен тизләтә, карп балыгы үрчесен өчен шартлар тудыра, балыкларга җим булып та тора. Шунысын да әйтергә кирәк, Европа илләрендә балыкларга махсус шундый тирес ашаталар. Мөгезле эре терлек тизәгендә эшкәртелми калган бодайлар була. Сүз уңаеннан, былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та эшмәкәрләр утырышында, мөгезле эре терлек астыннан чыккан тирес калдык булып саналмый, ә файдалы ашлама булып тора, дигән иде. Яшел Үзән районындагы Әҗәл терлекчелек комплексы, технологик регламент буенча, кырларга сыек, каты формада тирес кертә. Бу - туфракның структурасын яхшыртырга, аны файдалы микроэлементлар белән баетырга ярдәм итә. Әҗәл терлекчелек комплексындагы технология регламенты экология тикшерүе узган, кулланырга яраклы дип табылган. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге терлекчелекнең беркайчан да Гөбнә елгасына тирес агызганы юк. Кырларга да тизәк бары бер ел, ел ярым торып черегәннән соң гына - каты формада, сыек булганда, 6-12 айдан соң гына чыгарыла. Моның өчен комплекста 100 мең тонна сыешлы махсус савытлар урнаштырылган. Әҗәл терлекчелек комплексы, барлык санитар нормаларны истә тотып, сулыклардан, торак массивтан тиешле аралык калдырып салынган. Мөгезле эре терлек тиресе, дуңгыз, тавык тизәге белән чагыштырганда, токсинлы булып саналмый. Ул бөтен дөньяда авыл хуҗалыгында, бакчачылыкта экологик яктан иң чиста черемә буларак кулланыла. Вакытында кырларга тирес кертмәү, киресенчә, уңышны киметергә мөмкин», - дип язылган «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ирина Вәлиева имзалаган хатта.



Бу җавапны укыгач, елмаеп куйсам да, бакчачы Фарсель Зыятдинов, директорның сүзләрендә хаклык бар, диде.
- Чит илләрдә дә черемә бик файдалы ашлама булып санала. Аны кырларга тонналап чыгаралар, - ди тәҗрибәле бакчачы. - Тиресне кырларга бары турыдан-туры гына чыгарырга ярамый. Ул югары температурада тиешенчә җылынырга, берничә ел торып черергә, аннары гына кулланылырга тиеш. Черемәнең бер зыяны да юк.

Мәчетсез авыл

Әҗәлнең атамасына килгәндә, галим Каюм Насыйри язмалары буенча, бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали булган. Шул кешенең исемен үзгәртеп, Аҗәлигә әйләндергәннәр. Икенче версиягә ышансаң, Болгардан качкан сәүдәгәрләрне юлбасарлар каты кыйнаганнар. болар, бу авыл тирәсендә егылып: «шушында икән әҗәлем», - дигәннәр, имеш.

Әҗәл - бик борынгы авыл. Зиратта дүрт йөз елдан артык саклана торган кабер ташы да бар, ди аксакаллар. 1809 елда салынган иң иске ызбаны да күрсәттеләр. Көчләп чукындыруны узгач, христианнар аерым яши башлаган. Шул рәвешле, Әҗәл «Татар» һәм «Рус»ка бүленгән. «Татар Әҗәлендә 65 кеше теркәлгән булса да, чынлыкта аларның 30ы гына яши», - ди Рус Әҗәле башлыгы Гөлнара Семахина. Хуҗасыз йортлар шактый. Аларны сатып алучылар да бар. Кечкенә генә авылда йортларны 200 меңнән башлап 450 мең сумга кадәр тәкъдим итәләр. «Әҗәл бакчачылар авылына әйләнеп бара инде, биредә яшәргә калмыйлар, ә менә язга, җәйгә яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә кайтучылар бар», - ди авыл халкы. Яшәр өчен бик үк уңайлы урын түгел шул Татар Әҗәле. Мәктәп юк, хәтта башлангыч мәктәп тә сакланып калмаган. Югыйсә, авыл читендә мәктәпнең төзек, нык өч зур бинасы бүген дә балкып тора.



- 2009 елда ябылды мәктәп. Хәзер укучылар 14 чакрым ераклыктагы Татар Танае авылына барып укыйлар. Биш авылдан 20дән артык баланы автобус йөртә. Татар Әҗәленнән биш бала йөри, - диде Гөлнара Семахина.

Башлангыч белемне үз авылларында алуны таләп итеп булса да, ата-аналар бу мәсьәләгә артык игътибар бирмәгән. Фельдшер-акушерлык пункты кайчандыр йорт булган торакта урнашкан. Шәһәрдән кайткан бер абзый: «Медпунктларында кирәкле дарулар да юк, язып чыгыгыз әле шул хакта», - дип каршы алды. Авылда ике-өчләп кенә сыер, көтү чыкмый. Күбесе «Красный Восток» агрофирмасында эшли.

Сыерсыз, мәктәпсез авылларны күргән бар, ә менә мәчетсез татар авылын беренче күрүем. Ни хикмәт, күрше Рус Әҗәле авылында да чиркәү күренми. Баксаң, кайчандыр изге йортта янгын булган икән. Шуннан соң мәчетне торгызып тормаганнар.
- Совет заманында манараны кискәнне хәтерлим. Аннары ул бина мәктәп, мәдәният йорты буларак хезмәт итте. Гает бәйрәмендә бабайлар белән күрше Карәшәм авылына барып йөрибез, - ди авылда яшәүче Ризван абый.
Хәер, мәчетне кирәксенми дә кебек әҗәллеләр. Күбесе олы яшьтәгеләр. Авылда азан тавышы яңгырамаса да, догаларын, намазларын өйләрендә укыйлар.

Сират күпере

Әҗәл халкына башка проблема - юл белән бәйле мәсьәлә тынгылык бирми. Яңгыр яуса, буран котырса, авыл урамнарында йөрерлек түгел, монысына инде ияләшкәннәр. Авыл башлыгы үзара салым акчасына кайбер урам юлларын төзекләндермәкче була. Тик бу күлдәге тамчы кебек кенә шул. Үзара салым акчасы, республика ярдәме кушылып та, елына бары 217 мең сум гына җыела. Кеше аз, даими яшәмәүчеләр акча бирми.
Иң борчыганы - Татар Әҗәленең «сират күпере». Олы юл Әҗәл авылын икегә бүлгән. Юл аша чыкканда узарга тиешле куркыныч урынны шулай дип атыйлар. Аны дәүләт программасы кысаларында ремонтлаганнар, тик менә шул таш юлдан авыл урамнарына кереп китә торган участокка асфальт салынмаган.



- Юл салгач, ул биегәйде. Урам аша чыгар өчен, шул юлга тауга менгән кебек менәргә кирәк. Җитмәсә текә, яңгырда пычрак, аяк шуа. Шул урынга, артык текә булмасын өчен, аз гына булса да асфальт салыгыз, дип күпме ялындык, эшчеләргә, сумкалар тутырып, продуктлар да алып барып карадык, тик тыңламадылар да, - ди Тәнзилә апа.
Җитмәсә, олы юл белән авыл урамнары кисешкән урында төзелештән соң ике яклап зур гына чокыр хасил булган. Ул чокырга машиналар төшмәсен өчен, авыл халкы туйдан калган ленталар да тарттырып куйган. «Белмәгән кеше караңгыда төшеп китсә, исән калмаячак», - дип борчыла әҗәллеләр. Авылга керә торган юлда, тау башында ук, Татар Әҗәле дип язылган юл күрсәткече куелган, тик торак пунктларда сәгатенә 60 чакрым тизлек белән генә хәрәкәт итү рөхсәт ителсә дә, автомобильләр хәтта сәгатенә 100-150 чакрым тизлек белән дә җилдерә. Юл кырыенда киң ябалдашлы агачлар үсә. Авылның икенче ягына юл аша чыгарга җыенган кеше аларның ботаклары арасыннан тау башыннан төшкән машинаны абайламый да кала. Машиналар да кешене күрми, тау­дан төшкәндә тизлекне киметергә дә авыррак. Авылдагы бердәнбер кибет нәкъ менә юлның икенче ягында урнашкан, шуңа балалар да еш чыгып йөри. Бу куркыныч участокка җәяүле кичүе дигән билге кую да кирәк иде югыйсә.

Әлеге мәсьәлә буенча без Татарстан ЮХИДИсенең Яшел Үзән районы бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Рөстәм Абраров мәсьәләне игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итте.
- Тиздән юл йөрү куркынычсызлыгы буенча ­комиссия уздырырга ниятлибез. Бу мәсьәләне шунда күтәрәчәкбез. Әҗәлдәге ул куркыныч урында җәяүле кичүе билгесе куюдан мәгънә булмас кебек, машиналар чынлап та тизлекләрен киметсеннәр өчен, юл күрсәткече белән «яткан полицейский» кую отышлырак булыр дип уйлыйбыз, - диде Рөстәм Абраров.

Бу мәсьәләне без дә конт­рольдә тотачакбыз.
Әҗәлгә җитәрәк бормалы күпер дә бар. Халык шуннан да шүрли. «Җенле урын» дип тә йөртәләр ул текә таулы күперне. Әҗәл юлында юл һәлакәтләре еш булып тора. Мин булып киткәннең икенче көнендә үк, Татар Әҗәле ягыннан Норлат авылына барганда, «Лада-Гранта» автомобилен йөртүче каршыга килгән «КамАЗ» автомобиленә бәрелгән. Җиңел машина шоферы шунда ук һәлак булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading