16+

«Үлгән артыннан үлеп булмый»

Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килгән сыман яши. Мал-мөлкәт җыя, һәрвакыт каядыр ашыга, күңеле һаман нәрсәгәдер омтыла. Әйе, без барыбыз да шул «схема» буенча яшибез. Кайчак, дөнья мәшәкатьләре белән, үзебезгә якын булган кешеләрне дә онытабыз, аларга күңел җылыбызны, ярату хисебезне күрсәтергә вакыт тапмыйбыз. «Бәла аяк астында гына», - дип әйтә халык....

Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килгән сыман яши. Мал-мөлкәт җыя, һәрвакыт каядыр ашыга, күңеле һаман нәрсәгәдер омтыла. Әйе, без барыбыз да шул «схема» буенча яшибез. Кайчак, дөнья мәшәкатьләре белән, үзебезгә якын булган кешеләрне дә онытабыз, аларга күңел җылыбызны, ярату хисебезне күрсәтергә вакыт тапмыйбыз.
«Бәла аяк астында гына», - дип әйтә халык. Төрле авырулар да яныбызда гына йөри шул. Бигрәк тә яшьләрнең арабыздан китүе кызганыч. Берсе - йөрәк, икенчесе тагы да куркынычрак авыру белән үлеп киткән дигән сүзләр хәзер бик еш ишетелә.
Күптән түгел бер дус кызымның әтисе үлеп китте. Аның йөрәге авырта иде. Бу хәлгә мин башта ышана алмадым. Ни өчен шулай булды инде? Гаиләсе бу кайгыны ничек күтәрә икән кебек сораулар башымда бөтерелә башлады.
Дусларым арасында әтисез яки әнисез калганнары байтак. Ата-ананың икесе дә кадерле булуына карамастан, әнисез үсүләре бик авыр дип уйлыйм мин. Бер дустымның әнисе ике ел элек яман шеш белән авырып үлгән. «Үлгән артыннан үлеп булмый бит инде, хәзер ияләштем», - диде ул, әнисе хакында сөйләгәндә.
Мин андый кешеләрнең түземлегенә сокланам. Аның урынында мин булсам, нәрсә эшләр идем икән дип уйлыйм. Бүген без сәламәт, йөгереп йөрибез, ә иртәгә алай булмаска мөмкин. Бер көнлек дөньяда яраткан кешеләребезне онытмыйча, кадерләрен белеп яшәсәк иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading