16+

Лидер кайда да лидер

Кешене күрә белмисең, тора беләсең, диләр. Хак бит. Юкса кем соң әле Миргазиян Динмөхәммәтовны артист кыяфәтендә дә күрербез дип уйлаган?! Монысын Данир Сабировның «Минем законный хатыным» җырына төшерелгән клибын күздә тотып әйтүем. Күр инде, кызның әтисе ролен ничек килештерә! Ярый, үз кәнәфие, үз эш урыны булсын да ди. Чөнки клип...

Лидер кайда да лидер

Кешене күрә белмисең, тора беләсең, диләр. Хак бит. Юкса кем соң әле Миргазиян Динмөхәммәтовны артист кыяфәтендә дә күрербез дип уйлаган?! Монысын Данир Сабировның «Минем законный хатыным» җырына төшерелгән клибын күздә тотып әйтүем. Күр инде, кызның әтисе ролен ничек килештерә! Ярый, үз кәнәфие, үз эш урыны булсын да ди. Чөнки клип...


Ул әнә шулай торып-торып ачыла торганнардан, күрәсең. «Лидер-Авто» компаниясе район, республика һәм Россия күләмендәге автоузышларны һәрвакыт оештырып, матди ярдәм күрсәтеп килсә дә, көннәрдән бер көнне Миргазиянның үзенең дә старт сызыгына басуы, бәлкем, күпләр өчен әнә шулай көтелмәгәнрәк булгандыр. Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятуын исәпләп бетермибез шул кайчак. «Лидер-Авто» генераль директоры М.Динмөхәммәтовның «Азнакай» спорт-техника клубын оештырып җибәрүенә дә, улы Айгизнең автоспорттагы уңышлары белән беррәттән, үзенең әнә шул резервтагы «егәрләре» дә сәбәпче булган, күрәсең. Айгиз исә спорт остасына кандидат. Беренче чыгышында дүртенче урын белән канәгатьләнгән булса, Десантчылар көне уңаеннан һәм һәлак булган әфганчылар истәлегенә уздырылган ачык һәвәскәрләр турнирында (2009 ел) җиңү яулый егет. Тагын бер елдан Бөгелмә муниципаль районы хакимияте башлыгы призына үткән автоузышларда икенче килә. Әлеге узышларның халыкара класслы спортчылар катнашында үтүен һәм алар арасында Айгизнең иң яшь спортчы булуын да искәртергә кирәктер. Алга таба ТР Президенты Кубогына уздырылган ралли-кросста «Кубок Лада-Калина» категориясендә өченче урынны яулый ул. Озак та үтми, «АвтоВАЗ» ААҖнең ачык беренчелегендә беренче өчлеккә эләгә. Үткән ел Тольяттида узган Россия чемпионатында 25 спортчы арасында 3 нче урынны яулый. Айгиз бүгенге көндә армиядә хезмәт итә. Динмөхәммәтовлар гаиләсендә тагын бер узышчы үсә, дип фаразларга тулы җирлек бар. Анысы бер яшеннән ике гөл савытыннан капка ясап, артка чигеп уйнаучы Әмир. Хәзер аңа инде 3 яшь. Бөтен өйне бер итеп үзенең электромобилендә элдертүче малайның бар белгәне, уйнаганы машина булуына гаҗәпләнәсе дә юк. Ул да әтисе баласы.
- 7 яшьтән картингка утыртам мин аны, - ди улының нәрсәгә һәвәслеген белгән Миргазиян.

Техника зәхмәте

Бер кагылса, хәтәр нәрсә икән ул техника зәхмәте дигәннәре. Миргазиян да аны үзеннән белә. Мәктәптә укыганда җәй буе авылда көтү көтеп, чөгендер эшкәртеп, 346 сумга сатып алган «Минск» мотоциклы әле булса исендә. Өр-яңа мотоциклны ничә сүтеп, ничә җыйганын да, Чалпы һәм Баланлы Бүләк авылларын ничәмә-ничә кат ураганын да үзе генә беләдер. «Запорожец» алгач, күрше авылларга кызлар янына чапкан, шуның белән олыдан кубып килен төшереп йөргән чаклар да инде күптән артта калган. Бөтен авылга бер «Москвич», бер «Запорожец» булган заманнарны инде сагынып сөйләргә генә калган.
Миргазиянның техникага булган мәхәббәтен Казан ветеринария институтын тәмамлап, мал-туар арасында кайнавы да җиңә алмый. Авылда беркадәр ветеринария белгече булып эшләгәч, абыйсы Мөхәммәт белән үз эшләрен булдырырга ниятлиләр. Җитештерүчеләрдән автомобильләр алып кайтып сатуга тукталалар. Кечкенә вагоннан башланган эшне бүгенге дәрәҗәгә кадәр үсәр дип үзләре дә уйламый әле ул чагында. Күз курка, кул эшли, диләрме әле?! Монда да шул. Тик бергә башланган эшнең нәтиҗәсен күрү насыйп булмый Мөхәммәткә. Авариягә очрап, вафат була. Миргазиян исә вакытында зур эш башларга оеткы салган, этәргеч биргән абыйсын үзенчә бәхилли, олылый - туган авылы Камышлыда аның исемен йөрткән мәчет салдыра. Авылга нур биреп торган «Мөхәммәт» мәчетендә даими эшләүче мулла да бар бүген. Аны хезмәт хакы белән тәэмин итеп торуны да М.Динмөхәммәтов үз өстенә алган. Миргазиянның шундый изге гамәлләр кылып яшәвенә бигрәк тә аның әнисе Галия апа сөенә. «Минем алтын баганам» - улының алдында да, артында да әйтә торган сүзе бу аның. Минем алтын баганам - терәк-таянычым да, өметем дә, йөз аклыгым да - бар да шушы бер җөмләгә сыя да бетә. Кечкенә авыл буларак, моңа кадәр Сабан туе күрмичә үги булып яшәгән Камышлыда кичке Сабан туйлары үткәрүне дә аның Миргазияны башлап җибәрде. Бөтен тирә-як авыллар бер булып хәзер елның елында күңел ача шунда. Әле менә күптән түгел генә бөтен туган-тумача, күршеләр җыелып, Галия апаның үзенең дә 75 яшьлек юбилеен зурлап үткәрделәр.

Тотрыклы компания
Тизлек дибез, машина дибез, ә барысыннан да уздырып чапкан вакытны кайчак искәрми дә калабыз түгелме? «Лидер-Авто»ның ҖЧҖ буларак теркәлүенә дә 11 ел узган. Азнакайда «Лада» автосалоны ачылу да (2002 ел) әле генә сыман иде. Ә уңышлары, башкарган эшләре күзгә күренеп арта. Моннан биш ел элек «АвтоВАЗ» ААҖ белән дилер килешүе төзү «Лидер-Авто»ның эшен бөтенләй икенче баскычка куя. Бу инде автомобильләрне сату гына түгел, техник һәм гарантияле хезмәт күрсәтү дә дигән сүз. Бүген әлеге компания 100- дән артык кешене эш белән тәэмин итә. Тулы бер комплексны тәшкил иткән автосалонда әллә ничә төрле хезмәт күрсәтү каралган. Көткән арада, теләсәң - чәчтараш хезмәтеннән файдалан, теләсәң - кафега кер, телисең икән, шунда ук үзең теләгән банктан кредит ал. Бар да уйланылган. «Елның иң яхшы эшмәкәре» (2006) дигән исем, күрәсең, юкка бирелми торгандыр. 2009 елда «Елның иң яхшы салым түләүчесе» буларак халыкара премиягә лаек булган компания җитәкчесе Миргазиян әфәнде Динмөхәммәтов үткән елның декабрь аенда тагын бер зур халыкара бүләк алып кайтты. «Лидер-Авто» ҖЧҖ әлеге халыкара бүләккә «тотрыклы үсүче предприятие һәм югары финанс-икътисади күрсәткечләргә ирешүче» тотрыклы компания буларак лаек була. Аны Гуагада Россия илчелегендә тапшыралар.
Әле бит эш арасында автоузышлар графигына да сыешасы бар. Февральне генә алсак та, көне-көнгә алдан билгеләнеп куелган: 4-5есе - Мәскәү, 11-12се - Самара, 18-19ы - Салават кубогы. Аннан Будапешт, Мәскәү, тагын кайсыдыр чит ил... Кыскасы, күз иярә торган түгел. Кылны кырыкка ярыр чакларда да автоузышларны калдырмаска тырышалар. Бармас иде - әлеге дә баягы шул адреналин йөртә. Командада өч кеше алар: үзе - команда җитәкчесе, Дмитрий Брагин һәм Альберт Гайнуллин. «Лидер-Авто» ҖЧҖ автосалоны диварларын да нәкъ менә «Азнакай» спорт-техника клубы командасының узышларда җиңү яулап алган кубоклары, дипломнары, төрле ярышлар вакытында төшкән фотосурәтләр бизи.

Яшьлек эзләре калган сукмаклар сагындыра
Инде шактый дөнья гизәргә өлгергән, әле генә +35 градуслы Индонезиядә гаиләсе - хатыны Альбина ханым һәм кызы Айгөл белән ял итеп кайткан кешенең, мөгаен, күрәсе-барасы килгән җире дә калмагандыр, дисәм... Юк икән шул. 1984-86 елларда хәрби хезмәт узган Әфган җирен сагынып яши икән Миргазиян Габдулла улы. Күпме кан, никадәр күз яше түгелгән җир булса да, сагындыра икән.
- Әфганстанда булган егетләр белән гел очрашып, сөйләшеп торабыз. Ни хикмәт, алар да сагына бит, - ди ул.
Хәер, Әфганстан да ул үзе сайлаган язмыш. Юкса хәрби чакырылышка кадәр үк әтисез калган егетне үзебездә хезмәт итәргә билгеләгән булалар. Ә ул тота да, үз теләге белән рапорт язып, шунда китә. Никадәр дусларын гомерлеккә югалта ул яу кырында. Баш өстеннән пулялар очканда, миналанган кырларны һәм сукмакларны узганда Миргазиянның да гомере кыл өстендә торган мизгелләр аз булмый. Ә бер хәрби операция вакытында яу кырыннан 13 кешенең нибары 4есе генә исән чыга. Каты яралана, контузия ала Миргазиян. «Батырлык өчен» медале дә шул яудан соң тапшырыла аңа. Әфганстан ветераннары Россия берлегенең Азнакайда Татарстан төбәк бүлекчәсен оештыруны да әнә шул ятып калган сугышчылар истәлегенә багышлый ул. Әлеге бүлекчә идарәсе рәисе буларак та, Миргазиян Динмөхәммәтов, әфганчыларга, уллары яу кырында һәлак булган аналарга һәртөрле ярдәм оештыруны ирләрчә, хәрбиләрчә башкарып чыгуны намус эше дип санап, үзенә зур бурычлар йөкли. Һәр яшәлгән көннән тәм, ямь, мәгънә табарга да нәкъ менә Әфган җирендә башларын салган сугышчан дуслары искәртеп торадыр кебек аңа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading