16+

Марат Кәбиров Илфак Шиһаповка: «Рамил Чурагол белән Дилбәр Фәиз дә җырлыйлар хәзер. Синең җырыңның ичмасам сүзләре бар, җырла син!»

Марат Кәбиров Илфак Шиһаповка: «Рамил Чурагол белән Дилбәр Фәиз дә җырлыйлар хәзер. Синең җырыңның ичмасам сүзләре бар, җырла син!»

Тел турында


«Шәһри Казан»ның коммерция директоры Зөлфия Хәлиуллина телефоннан бер ханым белән сөйләшә. Трубкадан теге хатынның искиткеч ягымлы һәм җырлабрак сөйли торган тавышы миңа да ишетелә. «Кем иде бу?» - дип сорыйм Зөлфия Гаяновнадан. «Үзебезнең балтачлар инде, искиткеч кешеләр», - ди ул. Арырак төпченәм. Баксаң, Зөлфия Балтач районындагы чиста мари авылы Улисьялдан бер ханым белән сөйләшкән икән. Гаҗәп авыл. Марилар марича да, татарча да, русча да беләләр. Өченче сыйныфта укучы бер бала дүрт телдә сөйләшә: марича, татарча, русча һәм инглизчә. Авыл халкы татарча газеталар да алдыра. Менә сиңа күптеллелек. Ә без, татар балалары татарча белми, дип зарланабыз.


Җырла син


Хезмәттәшем, «Шәһри Казан» журналисты, язучы, алып баручы Марат Кәбировка шалтыратам. Марат - сәхнәдә тәҗрибәле кеше, бер киңәш кирәк иде.
- Алло, Марат, кара әле, аптыраганнан дип уйлама, үзем сәхнәгә чыгып җырлый башладым бит әле мин.
Тынлык. Аннары тамагын кырып, Марат әйтеп куя:
- Ни бит... Рамил Чурагол белән Дилбәр Фәиз дә җырлыйлар хәзер. Җырларыңны тыңладым, синең ичмасам сүзләре бар, җырла син!
Шундый шәхесләр белән чагыштыруларына сөенеп, яңа җыр иҗат итәргә утырам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading