16+

Матур буласы килә бит...

Институтта укыган елларда фатир хуҗасы булган әбинең: «Яшьләр алар болай да матур була. Менә картайгач кирәк ул матурлык», дигәненә көлеп кенә карый идек. Алай түгел икән шул. Олыларны матурлык мәсьәләсе яшьләрдән дә катырак борчый әле кайчакта. Теш сызлау галәмәтләре белән таныш булмаганнар юктыр инде ул. Үземнең дә, яз җитүгә, бер...

Матур буласы килә бит...

Институтта укыган елларда фатир хуҗасы булган әбинең: «Яшьләр алар болай да матур була. Менә картайгач кирәк ул матурлык», дигәненә көлеп кенә карый идек. Алай түгел икән шул. Олыларны матурлык мәсьәләсе яшьләрдән дә катырак борчый әле кайчакта. Теш сызлау галәмәтләре белән таныш булмаганнар юктыр инде ул. Үземнең дә, яз җитүгә, бер...

Институтта укыган елларда фатир хуҗасы булган әбинең: «Яшьләр алар болай да матур була. Менә картайгач кирәк ул матурлык», дигәненә көлеп кенә карый идек. Алай түгел икән шул. Олыларны матурлык мәсьәләсе яшьләрдән дә катырак борчый әле кайчакта.
Теш сызлау галәмәтләре белән таныш булмаганнар юктыр инде ул. Үземнең дә, яз җитүгә, бер тешем «уянды». Көндез ул кадәр үк сизелмәсә дә, төнлә йокларга ятуга сыкрарга тотына бу. Түздем-түздем дә киттем тәвәккәлләп теш табибына. Иртән иртүк барып талон алырга кирәк булмаса, миңа калса, кешеләр теш табибына баруны шулай озакка сузып та йөрмәсләр иде кебек. Җай килгәнне көтә-көтә, әле яматканда ярап торырлык тешләр дә алдырырлыкка әйләнә.
Билгеләнгән вакытка барып җитсәм дә, табиб бүлмәсеннән чыгып киткән булу сәбәпле, вакытында кереп китә алмадым әле. Читтәрәк торган урындыкларның берсенә барып утырдым. Янәшәдәге 82 яшьлек Гөлсем апа тешен алдырып чыккан икән инде. Ул: «Табиб бик әйбәт икән, алганын сизмәдем дә», - дигәч, куркуларым бетеп киткәндәй булды. Әбинең өстендәге кырык ямаулы күлмәгенә исем китеп карап торганда, аның янына регистратурада утыручы кыз килеп:
- Апа, сезгә такси чакырдык. Менә шушы акчаны бирерсез шоферга, - дип, аңа акча сузды. Гөлсем апаның гына үзенә татарча дәшкән кызны борчыган сорауларын биреп бетермичә җибәрәсе килмәде. Алдырган һәм төшкәннәре урынына теш куйдырырга тели икән. Кыз аңа бик шикләнеп карап: «Апа, түләүле була бит ул. Кыйммәткә чыгачак», - дигәч тә исе китмәде аның. «Акчам бар минем», - дигәннән соң өстәп куйган: - «Матур буласы килә бит», - сүзләреннән соң инде мин гаҗәпләндем. Теш куйдырырга ныклап ниятләгән Гөлсем апа 10 майга теш табибына кабат язылып, таксига утырып кайтып китте шулай. Алдагы көнне генә күрше апа да 83 яшьлек каенанасына теш куйдыру артыннан йөргәнен сөйләгән иде. «Яшәргә ашкынып тора әле. «Шушы яшемнән тешсез йөрергә мин, алып барыгыз әйдә», - дип, өзмәде дә куймады да», - ди килен кеше.
Вакытында табибка бармыйча, вакытны сузып йөреп, тешсез калганым өчен оят та булып китте хәтта. Миңа да теш куйдырырга кирәк бит инде хәзер...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading