16+

Матур үрнәкләрне күрсәтегез

Без яшьтән Татарстан радиосын тыңлап үстек. Һәр өйдә, хәтта урамда да көн буе эшләп тора иде алар. Шул радио тапшыруларын тыңлап тәрбияләндек. Телевизор булганчы, бөтен дөнья хәбәрләрен ишеттерүче дә, мәдәни-культура чараларын халыкка җиткерүче дә шул радио булды. Бөтен гаилә, хәтта күршеләр белән җыелышып, ул тапшыруларны тыңлап ләззәтләнә идек. Шуңа күрә,...

Без яшьтән Татарстан радиосын тыңлап үстек. Һәр өйдә, хәтта урамда да көн буе эшләп тора иде алар. Шул радио тапшыруларын тыңлап тәрбияләндек. Телевизор булганчы, бөтен дөнья хәбәрләрен ишеттерүче дә, мәдәни-культура чараларын халыкка җиткерүче дә шул радио булды. Бөтен гаилә, хәтта күршеләр белән җыелышып, ул тапшыруларны тыңлап ләззәтләнә идек. Шуңа күрә,...

Без яшьтән Татарстан радиосын тыңлап үстек. Һәр өйдә, хәтта урамда да көн буе эшләп тора иде алар. Шул радио тапшыруларын тыңлап тәрбияләндек. Телевизор булганчы, бөтен дөнья хәбәрләрен ишеттерүче дә, мәдәни-культура чараларын халыкка җиткерүче дә шул радио булды. Бөтен гаилә, хәтта күршеләр белән җыелышып, ул тапшыруларны тыңлап ләззәтләнә идек. Шуңа күрә, әни-әбиләр дә җырчыларны тавышыннан таныйлар, язучыларның китапларын беләләр иде. Бу тапшыруларның кайберсеннән үрнәк, кайсыннан гыйбрәт алдык, уңай геройларга охшарга тырышып тәрбияләндек. Хәзер дә Татарстан радиосы бик матур тапшырулар эшли. Ләкин һәр өйгә кергән чыбыклы радионы өзеп кенә бетерделәр, вакыты да бик аз. Без аларның матур ретроҗырлар тапшырган концертларын, дөнья яңалыкларын, әдәби-музыкаль тапшыруларын көтеп алабыз. Бигрәк тә «Пар канатлар» тапшыруын түземсезлек белән көтәбез. Күптән түгел генә Г.Камал театры бинасында бу тапшыруның 25 еллыгына, ә аның авторы Рәзин Ахун улы Нуруллинга 60 яшь тулуга багышланган олы юбилей кичәсе үткәрелде. Рәзинне олы юбилее белән котлап, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безне озак еллар куандырып, матур тапшырулар эшләп торсын.
Калган радиолар да сезнең үрнәктә эшләсәләр, халыкны тәрбияләүдә зур файда китерә алырлар иде. Ләкин хәзерге радиоларның кайсысын гына ачсаң да, һаман да шул бер үк җыр, сүзе сүзгә охшамый, көе моңга туры килми торган җырлар гына куеп утыралар. Нигә радио аша дини тәрбия, әхлак тәрбиясе бирә торган, татар телен үстерүне, спортны, китап укуны пропагандалый торган тапшырулар эшләмәскә. Эшендә, укуда, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләрне халыкка күрсәтергә кирәк. Яшьләрне шулар үрнәгендә тәрбияләргә иде. Явызлыкның нинди гыйбрәтле хәлләргә китергәнен сөйләсеннәр иде. Эчкечелек нәтиҗәсендә, психик авырулар хастаханәләре тулып тора, наркотиклар аркасында, күпме яшьләрнең гомере өзелә. Шуларның ачы гыйбрәтле язмышларын сөйләсәләр, яшьләр бераз булса да уйланырлар иде. Мәгълүм булганча, 2013 ел Россия күләмендә экология елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, һәрдаим чисталыкны саклау, тәртипле матур яшәү үрнәкләрен җиткерсәләр иде.
Авылларда да бик матур эшләүче, яшәүче, тәртипле балалар үстерүче гаиләләр, яхшы эш нәтиҗәләренә ирешкән коллективлар бик күп. Аларны эзләргә-табарга, тапшырулар әзерләргә кирәк. Радио төбендә җыр кушып, кайда ничә чакрымлы бөке икәнен сөйләп утырырга белем кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading