16+

Матур шәһәр өчен зур рәхмәт!

Җөмһүриятебездә үткән Универсиадага әзерлек чоры (5 ел) шундый да төгәллек, акыллы һәм уңышлы төзелгән программа белән башкарылган иде ки, әле дә булса (үткәрелүенә елга якын вакыт үтсә дә) гаҗәпләнеп, һәр яңалыкны сөенә-сөенә тукталып карап йөрим. Ул гигант күперләр, юл кичүләре, асфальтланган матур һәм тигез юллар, ул карап туймаслык, берсеннән-берсе матуррак,...

Аның әле күзгә ташланып тормый торганнары миллион бит! Шулай булуга карамастан, бөтенесе шундый зур зәвык, изге ният белән башкарылган.
Бөтен халыкны шушы эшнең яхшы узачагына инандырып, бер учка туплап, хезмәтне намус белән башкартырга кирәк бит! Юкка гына һәр килгән кунак та, соклануын яшермичә: «Матур, Европача яңа шәһәр булган бит бу», - димәгән икән!
Үзләрен аямыйча, ял күрмичә, һәр эшне йөрәкләре аша үткәргән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, көчле рухлы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, акыллы һәм уңган Премьер-министрыбыз Илдар Халиковка һәм шәһәребез мэры Илсур Метшинга рәхмәт яусын.
Аларның кушканнарын үтәп, эшләрен намус белән башкаручылар да уңган-булганнар икән. Барысына да ныклы сәламәтлек, игелекле озын гомер, гаилә тынычлыгы, үзләре тудырган ил байлыгының, азатлыгының игелеген күреп, күгебез аяз булып яшәргә насыйп кылсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading