16+

Мең рәхмәт сезгә!

Ветераннар клубын ачтым да рәхәтләнеп эшлим дигән сүз түгел әле. «Казан татарлары» клубының рәисе буларак, авырлыклар белән бик еш очрашам. Кичә үткәрү өчен, Тукай музее директоры Рәмис Аймәттән ике көнгә рөхсәт алдым шулай. 2011 елның декабрь аенда ук кунак чакырып, кичәнең көнен билгеләдем. Ул 12 февральдә килергә тиеш иде. 11...

Коелып төштем. Кичәгә 100 кеше чакырылган! Нишләргә! Башка артистларга шалтыратып карыйм. «Юк, - диләр, - репетициясез ничек җырлыйк!» Инде бөтен өмет -ТРның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликовта. Ул исә, җиңел генә: «Ярар, килермен», - дип җавап бирде. Музейга иртә белән ике сәгать алдан чаптым. Ә Рөстәм инде биредә. Гармун, бишләп курай, Кытайдан килгән уен коралын да алып килгән. Бөтенесендә дә уйнап күрсәтте. Һәр уен коралына төрле җыры да бар. Ә тавышы! Көчле, моңлы, искиткеч! «Безгә кунакка концерт белән Рөстәм Маликов килде», - дигәч, пенсионерлар торып басып, кул чаптылар. Бу бушлай куела торган концерт бит әле. Бөтен «Казан татарлары» клубы әгъзалары исеменнән, безнең сүзне тыңлап, безне зурлап килгән өчен, аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мең яшә, Рөстәм! Саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары насыйп булсын сиңа.
«Казан татарлары» клубына кагылышлы тагын бер күңелле хәл турында әйтеп китәсем килә. Безнең клубның 100 әгъзасы аквапаркта 3 сәгать бушка су коенып, ял итте. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә бик матур бүләк булды бу.
Киң күңелле аквапарк җитәкчесенә - Александр Геннадьевич Никишинга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading