16+

Метрода бөке!

«Эх, метрополитен, яратам, нихәл итим!» - дип җырлыйлар җырлавын да... Әмма андагы бөкегә эләккәч, мәхәббәт хисе онытылып тора икән шул!

Метрода бөке!

«Эх, метрополитен, яратам, нихәл итим!» - дип җырлыйлар җырлавын да... Әмма андагы бөкегә эләккәч, мәхәббәт хисе онытылып тора икән шул!

Кемгә бәйрәм, кемгә туй, диләрме әле?! Белем көне дә әле барлык «энә белән кое казучы» өчен бәйрәм көне дигән сүз түгел. Укучылар иртүк чәчәк эзләп йөдәгәндә, студентлар университетка ашыга. Аларның әле барысы да «әйлән-бәйлән»гә бармый, «беренче»ләргә генә ул бәйрәм. Кемгәдер беренче көннән үк «кое казырга төшәргә» кирәк.
Ә ул Белем көнендәге метроның тирә-юнен күрсәгез, билләһи, мәхшәр диярсез! Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, ләкин иртүк мин барганда «Җиңү проспекты» станциясенең керү ишеге ягында дүрт-биш метрлык чират иде. Ничә мең студентның Универсиада авылында яшәве үзенекен итми калмый икән, җәмәгать. Инде метроның үзенә төшсәң, анда алма төшәрлек тә урын юк. Жетон алыр өчен, өч «багана»ның берсендә чират торырга кирәк. (Менә шушы вакытта гына: «Эх, ник транспорт картасына акча салмадым икән?» - дип уйлыйсың). Чиратсыз кереп кара менә шушы студентлар арасына! Башың соңга калу турында уйласа, гәүдәң чират тора.
Мондый мәхшәрне җәй көне бөкеләр чорында гына күреп була иде. Бөтен кеше беренче «пара»га булса, бер сәгать түгел, ә сәгать ярым алдарак чыгып китәргә туры килмәгәе. Әнә, төркемдәшем, миннән иртәрәк чыккач, мондый бөкегә үк эләкмәгән. Хәер, кая инде ул тагын ярты сәгатькә иртәрәк чыгу. Студент халкы бит, гадәттә, барысын да терәлгәч эшләргә күнеккән. Тагын бер бик зур сәбәбе дә бар. Анысы - йокы. Студентлар өчен аеруча татлы ул. Бер шигем дә юк, әле бу метродагы бөке мондый ук дәрәҗәдә булмас. Һәр студентның дәресләр тәртибе төрле, шуңа да һәрберсе төрле вакытта йөрер. Дәресләрне тозлаучылар да юк түгеллеген онытырга ярамый бит әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading