16+

Мәгариф маягы

Таулы (Нагорный) бистәсе өч яктан да урман белән әйләндереп алынган. Шәһәребезнең бу микрорайоны экологик яктан иң чиста урын санала, чөнки биредә һаваны һәм тынычлыкны боза торган завод-фабрикалар юк.

Мәгариф маягы

Таулы (Нагорный) бистәсе өч яктан да урман белән әйләндереп алынган. Шәһәребезнең бу микрорайоны экологик яктан иң чиста урын санала, чөнки биредә һаваны һәм тынычлыкны боза торган завод-фабрикалар юк.

Бистәнең мәһабәт йортлары арасында тау башында гомуми урта белем бирүче 124 нче рус-татар мәктәбе урнашкан. Мәктәпнең укытучылар коллективы, хәзерге заман белән бергә атларга тырышып, намуслы хезмәт итә. Укучыларына белем һәм тәрбия бирүче Фәридә Исмәгыйль кызы Каюмованы үрнәк итеп күрсәтер идем.
Ул - нәкъ менә хәзерге заман укытучысы. Яңача укыту алымнарын кулланып белем бирүче укытучы укучыларны кечкенәдән үк сәнгатьне, мәдәниятне яратырга өйрәтә, сәнгатьнең төрле төрләре, формалары аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Укучыларны татар һәм рус спектакльләренә, концертларга, рәссамнар күргәзмәләренә, фотокүргәзмәләргә, тарихи һәйкәлләр янына, татар һәм рус язучылары музейларына алып бара.
Ул укыткан сыйныфта укучыларның иң-иң яраткан бәйрәме - туган көннәр. Һәр укучының туган көненә алдан ук әзерлек эшләре күрелә: концерт номерлары бүлеп бирелә, мәзәкләр, көлдергечләр, шигырьләр, төрле милләт биюләре, җырлары өйрәнелә. Укытучы апа үзе дә җыр-биюгә бик оста. Туган көне булган баланың төрлечә күңелен күрә ул: аның яхшы ягын табып мактый, үсендерә, шатландыра, аңа бүләк тапшыра, ул балага карата иптәшләрендә хөрмәт тәрбияли. Укытучы үз сыйныфының дус-тату, бердәм булуы өчен шулай тырыша.
Фәридә Исмәгыйловна гаиләсендә искиткеч булдыклы хатын. Ире Ренат Каюмов белән бергә, Ләйсән исемле бик акыллы, белемле, әдәпле кыз үстерә алар. Ләйсән быел 11 нче сыйныфта укый.
Фәридә Каюмова - мәктәптә 30 ел эшләү чорында тырыш, намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары, Почетлы дипломнар, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнгән бик ихтирамлы зат.
...Мәктәптә дәресләр тәмамланып, барысы да өйләренә таралышса да, әле үзенең сыйныф-кабинетында эшләп утыра ул. Аның класс-кабинетыннан ата-аналар да өзелми: балаларының ничек укуы, тәртипләре нинди булуы белән кызыксыналар, тормыш хәлләре турында фикер алышалар, киңәшләшәләр. Алай да ата-аналарның күпчелеге үзенең баласын яхшы укыткан, яхшы тәрбияләгәне өчен, Фәридә Исмәгыйловнага рәхмәтләрен белдерергә киләләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading