16+

Мәңге сакланырга хаклы томнар

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел узып китте. Бу вакыт эчендә меңләгән китаплар, мемуарлар, энциклопедияләр нәшер ителде, дистәләгән конференцияләр, диспутлар үткәрелде, күп кенә тарихи вакыйгалар ачыкланды кебек.

Мәңге сакланырга хаклы томнар

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел узып китте. Бу вакыт эчендә меңләгән китаплар, мемуарлар, энциклопедияләр нәшер ителде, дистәләгән конференцияләр, диспутлар үткәрелде, күп кенә тарихи вакыйгалар ачыкланды кебек.

Ләкин 1941 ел сугышының беренче ачы мизгелләре, 1942 елның җәй һәм алдагы көз айларындагы фаҗигале вакыйгалар, командованиенең 1941-1942 еллардагы ялгышлары, Бөек Җиңүнең чын бәһасе төгәл күрсәтелмәде.
50 ел дәвамында (1945-1995)Татарстан сугыш чорында 85 мең кешесен югалтты дигән сан белән килешеп яшәдек.
1989 елның 17 гыйнварында Бөтенроссия «Хәтер китабы»н төзү турында карар кабул ителде. Анда сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә, йә госпитальдә үлгән сугышчыларның язмышы мәңгеләштерелергә тиеш иде.
Татарстан «Хәтер китабы»н нәшер итүгә әзерлек 1989 елда ук башланды. Республикабыз Министрлар Кабинеты 1993 елның 18 маенда бу мәсьәлә буенча махсус карар кабул итте, редколлегия төзелде. Татарстан «Хәтер китабы»на Яшел Үзән шәһәреннән башта 2969 кеше (1990 ел), 1992 елда - 7021, 1994 елда - 9590, 1997 елда 10374 кеше һәлак булган, хәбәрсез югалган дигән мәгълүматлар җиткерелде, Яшел Үзән районыннан һәм шәһәреннән (Төньяк Норлат һәм Юдино районнарын кертеп) армиягә 34679 кеше сугышка китә, шуларның 16984е яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта, 17695е дошманга каршы сугышта һәлак була, госпитальләрдә үлә, сугыш юлларында хәбәрсез югала... Аларның исем-фамилияләре, туган еллары, авыллары, һәлак булган урыннары «Хәтер китабы»ның унынчы томында, исән калганнарының мәгълүматы «Алар илгә Җиңү алып кайтты!» исемле ике томлы Яшел Үзәнгә багышланган китапта күрсәтелгән.
Ә югалтуларга килгәндә, алар түбәндәгечә (соңгы мәгълүматлар Татарстан буенча)
1941 елда - 66 мең;
1942 елда -118 мең;
1943 елда - 84 мең;
1944 елда - 50 мең;
1945 елда - 25 мең кеше һәлак булды, хәбәрсез югалды.

Дан һәм хөрмәт аларга!
Рәхмәт сезгә, исән калганнар,
Мәңге хәтердә һәлак булганнар.

Сугыш алдыннан Татарстанда 74 район булган, хәзер исә 50дән артык. Районнарның эреләнүе «Хәтер китабы»н чыгаруда күп кенә уңайсызлыклар тудырды. Әйтик, элек Ворошилов районы бар иде. Эреләндергәч, бу район авыллары Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарына кушылды. Столбище районы авыллары Биектау, Лаеш, Питрәч районнарына һәм Казан шәһәренә кушылды. Һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугышчыны кайсы районга кертергә? Соңгы бүленеш буенча теге яки бу районга караган авыл шул районныкы итеп күрсәтелде.
Һәлак булганнарга багышлап, 28 том «Хәтер китабы» нәшер ителде. Сугыштан исән-имин кайтканнар хөрмәтенә 30дан артык «Алар илгә Җиңү алып кайтты!» томнары дөнья күрде. Сәяси репрессия корбаннары турында 26 том чыгарылды.
Сугышта 1890-1927 елларда туган буыннар вәкилләре катнашты. Үлүчеләрнең 74 проценты 20 (һәм аннан да яшьрәкләр) - 35 яшендәгеләр иде. Нигездә, иң яшь, иң булдыклы, иң сәләтле, иң сәламәт кешеләр һәлак булды. Сугышта 420 мең 235 хатын-кыз катнаша, шуларның 10 меңнән артыгы - Татарстаннан.
3500 татарстанлы - Ржев-Вязьма операциясендә, 10 меңнән артыграгы - Мәскәү тирәсендәге сугышларда, 22 мең якташыбыз - Сталинград сугышында, 15 мең сугышчыбыз Курск дугасында һәлак булды. 45 мең чамасы каһарманыбыз Ленинград тирәсендә барган сугышларда мәңгегә ятып калды. «Хәтер китабы» мәгълүматлары буенча, һәлак булган 350 мең чамасы сугышчы 28 томда күрсәтелгән. Бу сан сугыш алдыннан республикабызда яшәгән барлык халыкның 11,5 процентын тәшкил итә. Хәтер китаплары хәрби-патриотик тәрбия эшләрен алып бару өчен ветераннарга, район хәрби комиссариатларына, мәктәпләргә, китапханәләргә, музейларга, ветераннар советларына, чиркәү һәм мәчетләргә тапшырылды. Бездә «Хәтер китабы» томнары рус һәм татар телләрендә нәшер ителде. Башка бер генә төбәктә дә ул милли телдә басылмаган. Татарстан «Хәтер китабы» томнары Россиянең 50дән артык төбәгенә җибәрелде. Мәскәү, Омск, Ленинград, Бөек Новгород һәм Севастопольгә, Мари Эл Республикасына аларны шәхсән үзем тапшырдым.
Хәтер китаплары - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Бу китап - туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading