16+

Милли аһәңнәр учагында

«Таныш моңнар» ветераннар клубы күптән түгел үзенең эшли башлавына өч ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге кичәне клуб җитәкчесе Мәүлидә Мингалиева Наҗар Нәҗминең «Туган тел» шигырен укып башлап җибәрде, клуб эшчәнлеге турында сөйләде. Хәнәфи Бәдигый һәм ветераннарның чыгышларында клуб җитәкчесенең һәм клубның эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Мәшһүр скрипкачы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Марат Әхмәтовның, үзенең концертмейстеры Виталий Юрьевичның пианинода кушылып уйнавында әлеге дуэтның зур профессиональ осталык белән башкарган татар халык көйләре, композиторларыбызның әсәрләре кичә дәвамында яңгырап, аның бизәгенә, төп лейтмотивына әверелде. Марат Әхмәтовның үзе башкарган кайбер көйләрнең кыскача тарихы турында үтемле, мавыктыргыч итеп сөйләве дә хәтердә онытылмаслык булып уелып калды.
Клуб җитәкчесе Мәүлидә Мингалиеваның «Таң атканда», «Мөслим», «Кара урман» җырларын аеруча яратып, еш башкаруы, кичәләрне ачып җибәреп, эчтәлекле, үтемле итеп кереш сүз сөйләүләре, кичәләрне бик матур, тәртип һәм әдәп белән алып баруы да зур әһәмияткә ия.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, исән булмаган әдипләребезгә багышлап үткәрелгән кичәләрдә аларның җәмәгатьләре, балалары, якын туганнары, дуслары да катнаша һәм алар кабатланмас мондый очрашуларда беркайда да язылмаган дулкынландыргыч истәлекләре белән уртаклашып, аны онытылмас хатирәләр белән баеталар.
Гомумән, «Таныш моңнар» клубында күренекле шәхесләребезгә багышлап уздырылган кичәләрдә җыр-музыка, шатлык белән янәшәдә, аларның башларыннан кичкән вакыйгалар да хәтердә яңара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading