16+

Милләтең нинди, спорт?

Гадәттә, ниндидер зур бәйрәм-тантанага әзерләнгәндә дулкынлана-дулкынлана җыенасың да, ә ул көтелгән көнне уздырып җибәргәннән соң, күңелдә җиңеллек тә, бушлык та сизәсең. Универсиададан соң да шул халәтне кичереп йөргән мәлләр. Шаулап торган Казан, гадәти тормышына кайтып, йокымсырагандай итте.

Милләтең нинди, спорт?

Гадәттә, ниндидер зур бәйрәм-тантанага әзерләнгәндә дулкынлана-дулкынлана җыенасың да, ә ул көтелгән көнне уздырып җибәргәннән соң, күңелдә җиңеллек тә, бушлык та сизәсең. Универсиададан соң да шул халәтне кичереп йөргән мәлләр. Шаулап торган Казан, гадәти тормышына кайтып, йокымсырагандай итте.

Казан белән без дә үзгәрдекме?
Әле көндәлек ыгы-зыгы белән игътибар ителмәгән Казанның үзгәрешләрен барлыйм. Яңа спорт корылмалары, ялт иткән юллар, сырхауханәләр, яңа йортлар... Ә бу Универсиадага бигрәк тә Иске Татар бистәсе зур рәхмәтледер. Биш ел элеккеге белән чагыштырганда, без хәзер бөтенләй башка дөнья кешеләре. Әлбәттә, һәр нәрсәдән кер эзләргә яратучылар минем белән килешмәсләр. Күпме акча түгеп төзегән комплексларның берсе дә халык өчен түгел, йорт яисә балалар бакчасы төзесәләр шул акчага, диярләр. Тик аның шәһәрдәге үзгәрешләре дә безнең өчен бит, берсен дә килгән кунаклар үзләре белән алып китмәде. Истәлеккә 300 сумлык һавасын һәм сувенирларын алып китсәләр генә инде.
Уянмый калдык
«Татарның акылы төштән соң», - дигән сүземә кайберәүләр үпкәләп тә куярлар. Тик бу сүзләр Универсиада көннәрендә безгә дә бик туры килгәндер. Мин моны Универсиада билетларын сатып алу мәсьәләсенә карата әйтәм. Буласы ачык, көне билгеле, апрельдә үк сатыла башлаган билетларны ал да куй бит инде. Юк, су буе чиратлар торып, оештыручыларны эт итеп сүгеп йөрергә кирәк бит. Универсиада ачылышын күргәннән соң гына без аның нинди зур вакыйга икәнлегенә инандык. Әмма кайберәүләр өчен уянырга унике көн җитмәде дә бугай. Тик мин үземә шуны киртләп куйдым: Алла боерса, Олимпия уеннары бездә үтәсе булса, билетларның хәстәрен алдан ук күрәчәкмен...
Байрактамы хикмәт?
Социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында да Универсиадада татарлыкны таныту ягыннан аз эшләнүе хакында гаепләп язучылар да, сөйләүчеләр дә байтак иде. Ачылышта да, ябылыш турында әйтеп тә торасы юк, спорт ярышларында да миллилек сизелмәде, дип лаф оручылар булды. Татарлыкны күрсәтәм, дип, камзул, калфак, кәләпүш, читек киеп чыгыш ясарга идемени спорт ярышларында? Күз алдына гына китереп карагыз инде моны?! Әле шулай чыксалар, үзегезгә дә оят булыр иде. Ул ачылыштагы командалар алдында барган кызларның итәкләрен чәйни-чәйни туздырып бетерделәр инде. Подиумда ничә сәгать буе озын итәк белән чәбәләнеп үзегез йөреп карагыз әле. Шулай бик татарлыгыгыз ташып торгач, нигә көн дә балитәкле күлмәк, кәләпүш, билбаулы ыштан киеп, Казан урамы буйлап йөрмисез соң? Нигә Арча читекләренә түгел, ә Италия аяк киемнәренә өстенлек бирәсез?!
Универсиаданың ачылышына килгәндә, Казанны, татарны танытырлык мизгелләр күп булды анда, монысына үпкәләрлегебез юк. Ябылыш исә, чын яшьләрчә шоу иде. Шулай булырга тиеш тә. Татармы, инглизме, әллә башка милләт кешесеме - яшьләр яшьләр инде, алар синең иске «Кара урман»ыңны исе китеп тыңлап утырмас. Ябылыш ахырында чыккан көньяк-кореялыларны мактап: «Менә бит үз илләрен ничек тәкъдим иттеләр, безнекеләр Татарстан байрагын да тотмадылар», - диючеләргә дә ачуым килде минем. Монда байрактамыни хикмәт? Без бит Россия исеменнән чыгыш ясаучылар, ә Татарстан исеменнән түгел.
Үзгәрергә вакыт...
Татарда: «Туй үпкәсез булмый», - диләр. Әлбәттә, Сабан туена керә алмаганнар арасында хәтере калганнар да, билетка чиратта торып әлсерәгәннәр дә, кайбер кытыршылыкларның шаһиты булучылар да бардыр. Тик, Универсиада безне бер йодрыкка туплады, Европа дәрәҗәсенә күтәрде, әллә ни зур булмаган Казанда кайнаучы кунакчыл, киң күңелле, тырыш халык икәнлегебезне танытырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә, «туй үпкә»сен саклап, урынсызга хәтер калып, гаеп эзләп, тормышыбызның ямен җибәрмик. Казан белән бергә безгә дә үзгәрергә вакыт җитте...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading