16+

Миләүшә Сәетова: «Армиядә хатын-кызларга хөрмәт зур»

Азнакайда да яши икән батыр кызлар. Тумышы белән шул районнан булган 20 яшьлек Миләүшә Сәетова хезмәт итәргә ире Флорид белән киткән. Алар Көньяк Сахалинда яшиләр. Миләүшә Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаган. Армия­дә танк батальонында санитар инструктор булып эшли. Ире Флорид исә - радиотелефонист.

- Армиядә контракт буенча хезмәт итәбез. Монда килгәнгә әле өч кенә ай. Икәү булгач, ияләшү авыр булмады. Бирегә икебез бер сүздә булып килдек. Өйләнешкәнебезгә сигез генә ай, яшь гаилә булгач, фатир проблемасы килеп туа. Армиядә контракт буенча хезмәт итүчеләргә күп өстенлекләр каралган, хезмәт хакы да югары, пенсия­гә иртә чыгасың, фатир сатып алганда да льготлар каралган. Әмма боларга кызыгып кына хезмәт итеп булмый, армия сиңа ошарга тиеш. Хатын-кызларны монда бик хөрмәт итәләр. Барысы да читтән килгән кешеләр булгангамы икән, мондагылар үзара бик дус, - ди Миләүшә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading