16+

«Мин чәчәк ашамыйм!» яки заман хатын-кызы нинди бүләк ярата

Замана хатын-кызы, элеккеге кебек ир хатыны, балалар әнисе генә булып калмыйча, күп очракта гаиләне матди яктан кайгыртучы, җитәкче урыннарда эшләүче дә. Ул «тимер ат»ны да ирләр белән беррәттән иярли. Әмма ул ирләр кебек үк тәмәке тартырга, аракы эчәргә дә мөмкин.

«Мин чәчәк ашамыйм!» яки заман хатын-кызы нинди бүләк ярата

Замана хатын-кызы, элеккеге кебек ир хатыны, балалар әнисе генә булып калмыйча, күп очракта гаиләне матди яктан кайгыртучы, җитәкче урыннарда эшләүче дә. Ул «тимер ат»ны да ирләр белән беррәттән иярли. Әмма ул ирләр кебек үк тәмәке тартырга, аракы эчәргә дә мөмкин.

Димәк, мондый иреклелек аңа күркәмлек өстәми. Кешелекнең иң гүзәл яртысы булган затларыбыз кырыслана, тупаслана бара. Бу сыйфатлар аларның үз-үзләрен тотышларында гына түгел, киенүләрендә, кызыксынуларында да чагылыш таба. Бүләк сайлаганда да уйланырга туры килмәгәе. Чөнки бүгенге туташ һәм ханымнарыбызның гомер-гомергә хатын-кызның төп атрибуты булган чәчәкләргә дә исе китми икән. Һәрхәлдә, танылган бер татар җырчысының интервьюсын тыңлаганнан соң, мин шундый фикергә килдем. Әмма үзем чәчәкләргә мөкиббән киткән кеше буларак, нык аптырашта калдым.
Ханым үзенә бүләк итеп бирелгән чәчәк бәйләмнәрен өенә алып кайтмавы, аларга түгелгән акчаларның әрәмгә китүе турынды сөйләде. «Чәчәк сузганчы, берәр ашарга яраклы әйбер бирсәләр, әйбәтрәк булыр иде. Мин бит чәчәк ашамыйм», - дип тә дәлилләп куйды ул үзенең фикерен. Шунысы гына аңлашылмый: нәрсә, ашарга яраклы бүләк кенә бүләк буламы яисә без ачлык заманда яшибезме? Алай булгач, чәчәк урынына аңа берәр чиләк бәрәңге бүләк итәргә кирәктер. Кем белә, бәлки бу сүзләр пиар алым гынадыр. Ул үзенә игътибарны арттыру, башкалардан аерылып торыр өчен генә әйткәндер аларны. Алай дисәң, ул болай да башкалардан бик нык аерылып тора - үзенең җырлары белән дә, үз-үзен тотышы белән дә. Һәрхәлдә, бу интервьюны тыңлаганнан соң, мин бүгенге хатын-кызларның психологиясендә, дөньяны кабул итүләрендә үзгәрешләр барлыкка килүен күрдем. Ә алар, минем уемча, хатын-кыз файдасына түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading