16+

«Мин инде хәзер анадан күземне алмадым: менә бит нинди ул тәрбияләгән!»

Ана белән ул Теш табибына килдем. Миннән алда коридорда бер ир-ат тора иде инде. Шул тиклем борчыла, арлы-бирле йөренә. Мин аны күзәтәм. Ир-атларны куркак диләр, дөрес инде, дип уйлыйм күңелемнән. Кара инде бу ирне, бер урында басып тора алмый. Кем курыкмый, аны бөтен кешегә күрсәтергә димәгән бит инде. Мин күңелемнән...

Ана белән ул

Теш табибына килдем. Миннән алда коридорда бер ир-ат тора иде инде. Шул тиклем борчыла, арлы-бирле йөренә. Мин аны күзәтәм. Ир-атларны куркак диләр, дөрес инде, дип уйлыйм күңелемнән. Кара инде бу ирне, бер урында басып тора алмый. Кем курыкмый, аны бөтен кешегә күрсәтергә димәгән бит инде.

Мин күңелемнән әлеге ирне битәрләгән арада, табиб бүлмәсеннән шәфкать туташы эндәште:
- Әниегезне алыгыз!
Теге ирнең кулларын җәеп, очып кереп киткәнен күрсәгез! Ана каз бәпкәләре янында ничек гөрелди, бу ир дә әнисен табиб яныннан нәкъ әнә шулай итеп алып чыкты.
- Бүген әниемнең туган көне, аңа 84 яшь тулды, - диде ул ишек төбендә торучыларга.
Әнисе сөбханалла әле. Бик җитез татар әбисе, улы белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Ул арада көзге янына барып үзен дә карап килде. Мин инде хәзер анадан күземне алмадым: менә бит нинди ул тәрбияләгән. Ана белән ул күңелгә көне буена җитәрлек җылы биреп киттеләр.

Сәнгать әсирлегендә

Айдар Фәйзрахманов концерты бара. Шигърият, җыр, биюләр... Күңелнең иң нечкә кыллары тартылды, уянмаган бер генә күзәнәк тә калмагандыр. Концерт бетте. Халык, аягүрә басып, кул чаба. Артистлар инде әллә ничә тапкыр сәхнә алдына килеп баш иделәр. Халык һаман урыныннан кузгалмый, беркем беркая ашыкмый. Хәтта фойега чыккач та, гардеробка тезелмәделәр, киресенчә, үзара хисләре белән уртаклаштылар. Әйт инде син менә шуннан соң халыкка югары сәнгать кирәкми дип. Сәнгате чыннан да югары булсамы?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading