16+

«Мир бетмичә, ахмаклар бетмәс»

Бу атна ахырында (28-30 сентябрьдә) Казанга эш визиты белән Мәскәү патриархы Кирилл килергә җыена. Шул нәүбәттән кайбер автомагистральләр һәм башкаланың үзәк урамнары ябылачак. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы автосөючеләргә бу көннәрдә шәһәр үзәгенә барудан тыелып торырга һәм вакытлыча булачак уңайсызлыкларга аңлы рәвештә карарга чакыра. Аңлыйбыз инде, аңламый кая барасың, юлларны бикләп...

Бу атна ахырында (28-30 сентябрьдә) Казанга эш визиты белән Мәскәү патриархы Кирилл килергә җыена. Шул нәүбәттән кайбер автомагистральләр һәм башкаланың үзәк урамнары ябылачак. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы автосөючеләргә бу көннәрдә шәһәр үзәгенә барудан тыелып торырга һәм вакытлыча булачак уңайсызлыкларга аңлы рәвештә карарга чакыра. Аңлыйбыз инде, аңламый кая барасың, юлларны бикләп...

Бу атна ахырында (28-30 сентябрьдә) Казанга эш визиты белән Мәскәү патриархы Кирилл килергә җыена. Шул нәүбәттән кайбер автомагистральләр һәм башкаланың үзәк урамнары ябылачак. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы автосөючеләргә бу көннәрдә шәһәр үзәгенә барудан тыелып торырга һәм вакытлыча булачак уңайсызлыкларга аңлы рәвештә карарга чакыра.
Аңлыйбыз инде, аңламый кая барасың, юлларны бикләп куйгач. Башкалада бөкеләргә «кытлык» бит. Ул бөкеләр еш хасил була торган җирләрдә яшәүчеләр өчен машина газларының «файдасы» барлыгын да аңлыйбыз. Моның шулай икәнен Мәскәүнең шәһәр төзү һәм җир комиссиясе дә аңлый, күрәсең, мөселман бәйрәмнәре вакытында машиналар күп җыелып бөкеләр хасил булыр, тирә-юнь мохиткә зур зыян салачаклар дип, Митинода мәчет салуны тыйдылар. Елына ике генә тапкыр була торган мөселман бәйрәмнәре Митино халкына зур «зыян» салачак икән, нигә ул көннәрне илкүләм бәйрәм итеп, ял көне ясамаска? Бу хәл чынлап та гамәлгә ашса, дога кылган саен патшаларыбызга исәнлек-саулык сорап мөселманнар гына түгел, миллионлаган башка халыклар да рәхмәт укыр иде. Машиналар да бермә-бер кими, бөкеләр дә булмый, эшкә дә барасы юк, тезе чыккан трикоңны киеп тик утыр телевизордан футбол карап. Ә бәйрәм итәргә ярата бездә халык, сәбәбе генә булсын.
Рәсми бәйрәм булмаса да, елына ике көн түзеп булмыймы (Кирилл әнә, өч көнгә килә)? Ә кайда соң бездә толерантлык дигән нәрсә? Ни өчен без мөмкинлек чыгу белән: «Россия - күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт һәм ул шулай булганга гына көчле», - дип мактанабыз? Мөселман бәйрәмнәре эчеп-сугышып, кычкырышып йөрү чарасы түгел. Десантчылар көнендәге төсле башларына бәреп шешә ватучылар да, тәңречеләр кебек учак аша сикерүчеләр дә юк, татлы йокыңны бүлеп күкәй сорап та йөрмиләр. Буялган күкәйнең сәламәтлеккә зыяны күплеген белмиләр, күрәсең, Митинода мәчет салуга каршы чыккан халык? Керәшен күршем Иван дәдәй әйтмешли: «Мир бетмичә, ахмаклар бетмәс».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading