16+

Моннан китү сазлыкка куылуга тиң

Сәяси ачлык дәвам итә. Иртәгә, мөбарәк җомга көнне, милләтчеләрнең ачлыкта утыруларына төгәл бер атна була. Бу көнне башкала хакимияте билгеләгән сату аукционы үткәрелеп, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге бинасының да язмышы хәл ителергә мөмкин.

Сәяси ачлык дәвам итә. Иртәгә, мөбарәк җомга көнне, милләтчеләрнең ачлыкта утыруларына төгәл бер атна була. Бу көнне башкала хакимияте билгеләгән сату аукционы үткәрелеп, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге бинасының да язмышы хәл ителергә мөмкин.

Бүгенге көндә Карл Маркс урамы, 41/13 йорт адресы буенча урнашкан бина үз эченә БТИҮ, Татар морзалары, «Мәгариф» ассоциациясе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Шәрык» клубы кебек теркәлгән һәм теркәлмәгән оешмаларны туплап тора. Йорт БТИҮгә 1997 елның 23 гыйнварында, ТР Дәүләт Советының «Иҗтимагый оешмаларның биләгән биналарын бушату факты» буенча 1008 санлы карары нигезендә, ул чактагы башкала мэры Камил Исхаков тарафыннан тапшырыла.
Соңгы елларда «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм «Шәрык» клубы тарафыннан биредә ел әйләнәсенә ике йөздән артык мәдәни чара, җырчылар, язучылар, тарихчылар, галимнәр һ.б. белән очрашулар, башка оешмалар белән уртак төрле конференцияләр үткәрелеп килә торган иде. Алар әле дә үткәрелә. Бу җәйдә дә яшьләр биредә ифтар мәҗлесләре оештырды. Ә Казанга студентлар кайткач, «Шәрык» клубы үткәргән «1нче курслар көнендә йөзгә якын кеше катнашты. «Фикер клубы» проекты «Татар-Казах дуслыгы» исемле халыкара очрашу ясады. Әле бу сишәмбедә дә оператор һәм режиссер Илшат Рәхимбайны кунакка чакырып, иҗат, кино сәнгате, Казан мөселман кинофестивале, Татар киносының киләчәге һ.б. турында татар яшьләре арасында фикер алышу булды.
ВТОЦ рәисе Галишан Нуриәхмәт белән «Азатлык» ТЯБ рәисе Наил Нәбиуллин һәм ачлык игълан иткән башка милләттәшләребез: «Китмибез! Бу бинаның Татарстан югары хакимиятенең сәяси карары нигезендә БТИҮ оешмасына бөтенләйгә тапшырылуын таләп итәбез! Моннан китү, Явыз Иван Казанны яулагач, татарларның Кабан күле сазлыгына куылуына тиң», - дип исәпли. Тик әлегә аларга башка бина тәкъдим итүчеләр күренми дә.
Минемчә, татар милли хәрәкәтенең үз бинасы, һичшиксез, булырга тиеш. Тик бу мәсьәлә тирәсендәге вазгыятьнең әлегә ничек хәл ителәсе билгесез. Татар милләте календаренда тагын бер Хәтер көне өстәлмәсә ярар иде дип кенә телисе кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading