16+

Нәҗибә Сафина: «Җанны тәрҗемә итеп тә, алыштырып та булмый!»

«Шәһри Казан» газетасының 2 март санында Ленар Шәехнең ике шигыре урын алган. Аның да беренчесе исемсез генә, икенчесе «Кара бакча» дип атала.

Нәҗибә Сафина: «Җанны тәрҗемә итеп тә, алыштырып та булмый!»

«Шәһри Казан» газетасының 2 март санында Ленар Шәехнең ике шигыре урын алган. Аның да беренчесе исемсез генә, икенчесе «Кара бакча» дип атала.

«Әһә, кардәшләрнең кайгысын үз бәгыре аша үткәргән бу, тик үзебезнең туган телебез, үз милләтебезнең киләчәге хакында үзәге өзелми микәнни?» - дигән уй белән, теге исемсез шигырен укымыйча ук узмакчы идем дә... Чү! Ленарның шигыре дә шундый сүзләр белән башланган икән бит:
«Иртә-кичен милли уйлар
Тынмый йөри башымда.
Телдән язсак, ни диярбез
Тукаебыз каршында?»

Бу шигырьнең һәр юлы, һәр куелган соравын җаным: «Әйе!» - дип раслап барды. Болар барысы да минем җанымда, бар булганымда, болар минем асылымда ана карыныннан ук дип әйтсәм дә, хата булмас!

Әйе, телдән язсак, Тукай, Туфан, Исхакый, Хәким, Җәлилләр алдында, өстәп әйтәм, Кол Гали, Кол Шәрифләр һәм тагы да күпме туган телебез, милләтебез рухын саклап шәһит киткәннәр алдында ни диярбез?

Хак Тәгалә каршында? Табигать үз-үзен югалтканнарны мутантка әверелдереп бара бит. Әйе, шагыйрь бу хәлләргә исем дә таба алмагандыр, бәлки, ул сүзне туган телебездә әйтергә теләмәгәндер? Мин шагыйрьнең эчке халәтен, рухын тулысы белән аңлыйм, мин дә аның хәлләрендә икән ләбаса!

Шагыйрь үз сүзен әйткән! Мин дә татар шагыйре! Үземне шул ук Тукай, Исхакый, Туфан, Хәким, Җәлилләрнең изге эшләрен дәвам итүче дип саныйм. Иманым камил, заманымның чын шагыйрь-­язучылары - барысы да үзләрен шундый изге максатка хезмәт итүчеләр дип саныйлар һәм үз фикерләрен депутатлар колагына туктаусыз ишеттерергә тырышалар. Тик укыйлармы алар халык вәкилләре безнең туган телебездә чыккан матбугатны? Һәм, гомумән, беләләрме соң алар ана телләрен? Безнең милләттә туган тел ана теленең синонимы бит! Таныйлармы соң алар Ана бөеклеген?
Рәхмәт, Шагыйрь! Җаның исән! Ә «Җанны тәрҗемә итеп» (Р.Фәйзуллин) тә, алыштырып та булмый, булмый шул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading