16+

Нигезен бергә салган идек

2001 елның март аенда без, бер төркем фикердәшләр, Г.Тукай исемендәге әдәбият музее директоры Мөҗип Таҗи улы Низамиев янына килдек. Ул безне үз бүлмәсенә чакырды.

Нигезен бергә салган идек

2001 елның март аенда без, бер төркем фикердәшләр, Г.Тукай исемендәге әдәбият музее директоры Мөҗип Таҗи улы Низамиев янына килдек. Ул безне үз бүлмәсенә чакырды.

- Егетләр, бер дога кылыйк. Сезнең миңа нинди йомышыгыз бар һәм нәрсә белән ярдәм итә алам. Ягез, татар аксакаллары, йөзегез бик эшлекле, - диде Мөҗип Таҗи улы.
- Инициатив төркемнең оештыручысы Рафаэль Сальмушевка сүз бирик, ул мәсьәләне кыскача аңлатыр.
- Стоп, стоп, егетләр. Әгәр бу деловой сөйләшү икән, кунак бүлмәсенә күчәбез. Чәй эчеп сөйләшик әле. Шулай күңеллерәк була.
Без кунак бүлмәсенә күчтек. Барыбыз да түгәрәкләнеп утырдык. Музейда эшләүче хезмәткәрләр чәй белән чәк-чәк китерделәр.
- Мөҗип Таҗиевич, хәзерге көндә туган телебезгә куркыныч яный, шулай ук җыр сәнгатен дә буташтыралар. Бер көнлек җырлар килеп чыкты. Ни көе, ни тексты. Бу хәлләргә каршы торырлык дару табарга кирәк. Ул, минемчә, татар ветераннары клублары. Клубта кызыклы очрашулар кичәләре, татар халык җырларыннан концертлар, шигърият кичәләре оештыру туган телебезне саклап калырга булышачак. Кичәләр татар телендә генә барачак. Бу очрашуларны үткәрү өчен зал кирәк.
- Бер дә аптырамагыз, безнең музейда 90 кешелек урын бар. Барысына җитәрлек. Ярдәм кирәк булса, мин ярдәм итәргә әзер.
Мөҗип Таҗиевич клубны ачканда инициатив төркемне тәбрик итте, хәйрия эшебездә уңышлар теләде.
Аны мин бик яхшы белә идем. Чөнки уртанчы апам Мөҗип Таҗиевичның тормыш иптәше Асия ханым белән бергә Сарман урта мәктәбендә укытты. Мәдәният министрының урынбасары булып эшләп тә республика мәдәниятенә үзеннән зур өлеш кертте. Республикада үткәрелә торган барлык мәдәни чараларда катнаша иде. Мәдәният министрлыгыннан киткәч, аны Г.Тукай исемендәге әдәбият музеена директор итеп билгеләделәр. Бу өлкәдә дә тырышып эшләде. Ул халыкка Тукаебызны көне-төне пропагандалады.
Күп кичләрне без бергәләп үткәрә идек. Без оештырган чараларда, тантаналарда, концертларда катнашмый калмый иде. Бер елны республикада 80 музей арасында Г.Тукай исемендәге музей беренче урынга чыкты. Без барыбыз да шатландык. 2004 елның 1 маенда 70 яшь тулгач, ул бу эштән китте. Мөҗип Таҗиевич Низамиев - Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубына нигез салуда катнашкан шәхесләрнең берсе.
Күптән түгел «Яшәү яме» ветераннар клубында Мөҗип Низамиевны искә алу кичәсе үткәрелде. Якты шәхес иде ул. Кешеләргә ярдәмчел, авыр вакытта ташлап китмәс. Гел елмаеп кына тора иде, шат күңелле. Безнең арабызда булмаса да, аны сагынып искә алабыз. Урыны җәннәттә булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading