16+

Очраштык бит, ниһаять!

Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаганга, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 12 ел вакыт узып киткән икән. XXI гасырның беренче чыгарылышы идек бит без. 2001 елда институт ишеге төбендә: «Ел саен шушы урында шушы вакытта очрашып торачакбыз», - дип вәгъдәләр бирешеп аерылышкан идек югыйсә. Вәгъдәсезләргә санамагыз, бер ел узгач,...

Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаганга, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 12 ел вакыт узып киткән икән. XXI гасырның беренче чыгарылышы идек бит без. 2001 елда институт ишеге төбендә: «Ел саен шушы урында шушы вакытта очрашып торачакбыз», - дип вәгъдәләр бирешеп аерылышкан идек югыйсә. Вәгъдәсезләргә санамагыз, бер ел узгач,...

Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаганга, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 12 ел вакыт узып киткән икән. XXI гасырның беренче чыгарылышы идек бит без. 2001 елда институт ишеге төбендә: «Ел саен шушы урында шушы вакытта очрашып торачакбыз», - дип вәгъдәләр бирешеп аерылышкан идек югыйсә. Вәгъдәсезләргә санамагыз, бер ел узгач, очраштык әле. Ә аннан соң - юк. Кемнең кайда яшәгәнен, ничә баласы барын, кайда эшләгәнен «Вконтакте» әйтеп тора анысы. Әмма кафедагы ике өстәлне берләштереп, шау итеп сөйләшеп утыруга җитәме соң инде! Бер-ике сәгать утырырбыз да кайтырбыз, сөйләшер сүзләр дә табылмас инде дип кенә барган булсак та, 6-7 сәгать вакытның ничек «очканын» үзебез дә сизми калдык. Укыган елларга кайтып килдек, төрле районнарда яшәгән төр­кемдәш кызларыбызның авылларына кунак кызы булып кайтып, клубта егетләр белән танышып йөргән вакытларны сагынып сөй­ләштек. Кунакка кайтыйм, төрле районнар күрим, дисәң, безнең төркем иң кулае иде инде анысы. Республиканың 7-8 районын колачлаган иде ул.
Теләк булганда, вакыт та табыла, җае да чыга икән. Зөлфиябез бүген-иртәгә бала табарга тора. «Мин «шартлаганчы» очрашып калыйк әле», - дип кузгатмаса, әле тиз генә җыела алыр идекме, юкмы. «Лилиянең баласы ике генә айлык, Балык Бистәсеннән бирле килерме икән?» - дигән шик тә урынсыз булган. «Нинди бармаган ди ул, җыен да киттек», - дигән ире Рашат. Машинада әтисе белән калып торган Гөлшат та әнисен «чакыртып» азапламады. Гөлнара белән Эльмираның да, Алсу, Илзирә һәм Лилиянең дә, берәр малай, берәр кыз үстереп, рәхәтләнеп яшәп яткан көннәре. Арада иң «маладис»ы җимерттереп авылда тормыш көтүче Алсуыбыз булып чыкты. Ике малай, бер кызның әнисе ул. Калганнар андый уңышка ирешә алмады әле. «Алла боерса, тагын бер кыз кирәк булыр әле», - дип торган Алсуны куып җиткән очракта да узып китү мөмкин булмаган эштер, мөгаен. Кызлар батальоны булган 163 нче төркем кызларының тормышлары барып чыккан икән анысы, шөкер. Барысы да үз тиңнәрен табып, гаилә корганнар. Аллага шөкер, ирләре - аңлаучан, каенаналары алтын икән. Тормыштан зарланып утыручы булмады биредә. Йөзләр көләч, күңелләр шат. Алга таба да шулай булсын, ешрак очрашып торыйк дип таралыштык. Дания, Люзия, Ми­ләүшә, Лилия, Римма, Альбина, Алсу, сезгә әйтәм, киләсе очрашуда сезне дә күрәсе килә!

 

Илсөя Шәрипова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading